Азнакайда мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экологик культура белән таныштырганнар

2021 елның 9 апреле, җомга

Йомычка, капрон оек һәм үлән орлыкларыннан «Травянчик» дигән экологик уенчык ясаганнар. 8 номерлы «Гнездышко» балалар бакчасында «Эковесна-2021» акциясе кысаларында экологик дәрес әнә шулай креатив үткәрелгән.  Чарада Министрлыкның Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре дә катнашкан.  Дәрес барышында педагоглар балаларга «Травянчик»ны экологик яктан чиста материаллардан гына ясыйлар дип сөйләгәннәр: «Уенчыкларның үзенчәлеге шунда ки, аңа су сиптерәләр һәм бераздан аннан сусыл, йомшак, матур һәм оригиналь чәч прическаларына охшап торган куе үлән шытып чыга. Шул рәвешле сез үсемлекләр үсеше процессын күзәтә аласыз». Экологлар сүзләренә караганда, мондый «эко-кеше»ләр балаларда орлыклардан үсемлек үстерү теләген тәрбияли һәм тормыш факторының җылылык, ут, дым һәм грунт кебек ихтыяҗлары турында күзаллау формалаштыра. Белем бирү учреждениесе тәрбиячеләре, үз чиратларында, экологик агарту эшчәнлегенә зур игътибар бирүләрен билгеләп үткән: «Без балаларны экологик агарту буенча актив эш алып барабыз, экологик яктан белемле гражданнар тәрбияләргә тырышабыз. Алган белемнәр һәм күнекмәләр аларга киләчәктә олы тормышларында кирәк булыр дип ышанабыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International