ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2013 ел
дүшәмбе
15 майда Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарындагы белем бирү оешмаларында Халыкара Экологик белем бирү көненә багышланган “Бердәм экологик дәрес” акциясе уздырылды.
Татарстан Экологик һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсендә дәресләр 5нче Чистай шәһәр мәктәбенең 7-8 класс укучылары өчен, Чистай районы Йолдыз урта мәктәбендә һәм Алексеевск районы Юеш Көрнәле урта мәктәбендә үткәрелде. Экология һәм әйләнә-тирәлек темасына әңгәмәләр оештырылды. Дәрес азагында “Тыюлы урыннар” фильмы күрсәтелде.

18
май, 2013 ел
шимбә
Бүген Бөтенроссия урман утырту көне. Акция Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында үткәрелде. Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре Зәңгәр күл буенда – Кадыш бистәсе ягында 100дән артык нарат үсентесе утырттылар. Һәр еллык бу чара урманга сак караш тәрбияләү максатыннан уздырыла.

16
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең Идел буе һәм Вахитов районнары администрациясе көче белән бүген Мирный бистәсендә стихияле һәм рөхсәтсез чүплек бетерелде. Чүп-чар өемнәре Мирный бистәсе – Дәүләки бистәсе – Каенлык юл чатында барлыкка килгән иде. Элек бу территория коймаланган булган, ләкин закон бозучыларны ул да туктатмаган. Баганаларны казып алганнар, һәм рөхсәтсез калдыклар ташлау дәвам иткән.


15
май, 2013 ел
чәршәмбе

15 майда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Совет районының бакчачылык ширкәтләренә пресс-рейд оештырдылар. Алар тарафыннан табигать саклау законнарын һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозуның берничә очрагы ачыкланды. “Вишенка” бакчачылык ширкәте рәисенә контейнерлар һәм аларны куярга бетонлы мәйданчыклар булмаган өчен 15 мең сум күләмендә штраф салыначак.

Халыкара Табигать саклау берлегенең Экосистемалар белән идарә итү комиссиясе рәисе Пит Уит һәм Эстония Социаль фәннәр университеты профессоры Калев Сепп Казан (Идел буе) федераль университетында булдылар. Кунакларны Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров озата йөрде. Университет хезмәткәрләре белән очрашу һәм зоологик музейны карау оештырылды. Пит Уит һәм Калев Сепп вузның укытучылары һәм студентлары алдында чыгыш ясадылар.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Халыкара табигать саклау берлегенең экосистемалар белән идарә итү комиссиясе рәисе Пит Уит һәм Эстония Социаль фәннәр, табигый-мәдәни ландшафтларны һәм табигый мирасны саклау һәм идарә итү университеты профессоры Калев Сепп белән очрашты. Татарстанның Хөкүмәт йортында узган бу очрашуда шулай ук Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, республиканың урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев катнашты.
Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы һәм Экологик белем көне кысаларында Казан шәһәренең 5нче лицеендагы яшь эколог мәктәбе тыңлаучылары һәм аларның ата-аналары Идел-Кама дәүләти табигый биосфера тыюлыгына бардылар. Экологик агарту экскурсиясен Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырды.

14
май, 2013 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Халыкара табигать саклау берлегенең (ХТСБ) Экосистемалар белән идарә итү комиссиясе Рәисе Пит Уит һәм Эстония Социаль фәннәр, табигый-мәдәни ландшафтларны һәм табигый мирасны саклау һәм идарә итү университеты профессоры Калев Сепп белән очрашты.

Экологик икеайлык дәвам итә. Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы бинасы янында республика территориаль идарәләре инспекторларының Казанга шәһәрнең санитар-экологик торышына күзәтчелекне көчәйтү өчен килгән яңа составы сафка тезелде. Инспекторлар экологик закон бозучыларны ачыклаячак, рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарына инвентаризация үткәрәчәк.

Якшәмбе көнне Казанга визит белән Халыкара табигать саклау берлеге комиссиясе рәисе Пит Уит һәм Эстония Социаль фәннәр, табигый-мәдәни ландшафтларны һәм табигый мирасны саклау һәм идарә итү университеты профессоры Калев Сепп килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International