Бүген, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының Административ-техник инспекциясе белән берлектә, башкаланың бистәләре буйлап пресс-рейд оештырды. Рейд барышында Салмачы һәм Көек бистәләре арасындагы территориядә рөхсәтсез каты көнкүреш калдыклары чүплеге ачыкланды. Көнкүреш һәм төзелеш чүп-чарларын якындагы чокырга аударганнар.