2013 елның көзендә Түбән Камада агач утырту буенча киң күләмле акция башлана. Моңарчы булмаган санда чыршы, каен һәм усаклар утырту күздә тотыла. Түбән Каманың уннарча урамы һәм ишегалды төзекләндереләчәк.
Хәзерге вакытта шәһәрне яшелләндерү буенча яңа муниципаль программа төзелә. Бу проектны эшләүдә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен агач утырту акциясенә исем уйлап табарга һәм яшелләндерү соралган урыннар турында хәбәр итәргә кирәк.
Атмосфера һавасы пычрануга контроль буенча Түбән Камадагы күчмә экологик лаборатория яңа режимда эшли башлады. “Татарстан Республикасының 2013-2015 елларда экологик куркынычсызлыгы” максатчан программасы (“Әйләнә-тирәлекнең сыйфатын көйләү. Әйләнә-тирәлекнең торышын күзәтү территориаль системасын төзү” кече программасы) кысаларында күчмә лаборатория җиһазларына ике яңа хроматограф – Хроматек-Газохром 2000 һәм Syntech Spectras GC955-600 өстәлде, бу исә Түбән Каманың атмосфера һавасында ароматик углеводородлар (бензол, толуол, этилбензол, ксилол, фенол) күләмен автомат режимда өстәмә рәвештә билгеләргә мөмкинлек бирә.
Яшь геологларның IX Бөтенроссия кыр олимпиадасы Казанда, 1 – 10 август көннәрендә уздырыла. Татарстан башкаласына Россия Федерациясенең 35 субъектыннан, шулай ук Монголиядән, Украинадан, Белоруссиядән, Казахстаннан, Таҗикстаннан, Үзбәкстаннан иң яхшы командалар җыелачак. Олимпиаданы оештыручылар – Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы.
Халыкны экологик агарту һәм анда экологик культура формалаштыру өлкәсендә эзлекле эшчәнлек өчен Проектның Халыкара жюрие карары белән Татарстан Милли музееның табигать тарихы бүлеге мөдире Марина Новикова “В.И.Вернадский ордены” күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Тантаналы чара Мәскәүдә, Владимир Вернадский исемендәге дәүләт Геология музеенда булып узды.
Бүген Казан Милли Технологик тикшеренүләр университетында “Пластмасс, шул исәптән полиэтиленрефталат эшләнмәләрне утилизацияләү һәм икенчел эшкәртү өлкәсендәге идеяләрнең Бөтенроссия конкурсына” йомгак ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов та катнашты. Аның әйтүенчә, Казан Милли Техноогик тикшеренүләр университеты, конкурсантларны бөтен Россиядән – Санкт-Петербургтан алып Камчаткадагы Петропавловскига кадәр арадан җыеп, үзенең “милли” дигән исемен аклады.