ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2013 ел
чәршәмбе

15 майда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Совет районының бакчачылык ширкәтләренә пресс-рейд оештырдылар. Алар тарафыннан табигать саклау законнарын һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозуның берничә очрагы ачыкланды. “Вишенка” бакчачылык ширкәте рәисенә контейнерлар һәм аларны куярга бетонлы мәйданчыклар булмаган өчен 15 мең сум күләмендә штраф салыначак.

Халыкара Табигать саклау берлегенең Экосистемалар белән идарә итү комиссиясе рәисе Пит Уит һәм Эстония Социаль фәннәр университеты профессоры Калев Сепп Казан (Идел буе) федераль университетында булдылар. Кунакларны Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров озата йөрде. Университет хезмәткәрләре белән очрашу һәм зоологик музейны карау оештырылды. Пит Уит һәм Калев Сепп вузның укытучылары һәм студентлары алдында чыгыш ясадылар.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Халыкара табигать саклау берлегенең экосистемалар белән идарә итү комиссиясе рәисе Пит Уит һәм Эстония Социаль фәннәр, табигый-мәдәни ландшафтларны һәм табигый мирасны саклау һәм идарә итү университеты профессоры Калев Сепп белән очрашты. Татарстанның Хөкүмәт йортында узган бу очрашуда шулай ук Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, республиканың урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев катнашты.
Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы һәм Экологик белем көне кысаларында Казан шәһәренең 5нче лицеендагы яшь эколог мәктәбе тыңлаучылары һәм аларның ата-аналары Идел-Кама дәүләти табигый биосфера тыюлыгына бардылар. Экологик агарту экскурсиясен Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырды.

14
май, 2013 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Халыкара табигать саклау берлегенең (ХТСБ) Экосистемалар белән идарә итү комиссиясе Рәисе Пит Уит һәм Эстония Социаль фәннәр, табигый-мәдәни ландшафтларны һәм табигый мирасны саклау һәм идарә итү университеты профессоры Калев Сепп белән очрашты.

Экологик икеайлык дәвам итә. Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы бинасы янында республика территориаль идарәләре инспекторларының Казанга шәһәрнең санитар-экологик торышына күзәтчелекне көчәйтү өчен килгән яңа составы сафка тезелде. Инспекторлар экологик закон бозучыларны ачыклаячак, рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарына инвентаризация үткәрәчәк.

Якшәмбе көнне Казанга визит белән Халыкара табигать саклау берлеге комиссиясе рәисе Пит Уит һәм Эстония Социаль фәннәр, табигый-мәдәни ландшафтларны һәм табигый мирасны саклау һәм идарә итү университеты профессоры Калев Сепп килде.
18 майда, Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында, Бөтенроссия Урман утырту көне уздырыла. Акция урманга сак караш тәрбияләү максатын күздә тота. Агачлар утырту буенча чаралар республиканың барлык шәһәр һәм районнарында узачак. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре Кадыш бистәсе янында Зәңгәр күл территориясендә агач утыртачаклар.

13
май, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында территориаль идарәләр һәм Дәүләти экологик күзәтчелек инспекциясе белгечләре катнашында киңәйтелгән киңәшмә булып узды. Казанга Татарстан территориаль идарәләреннән, санитар-экологик икеайлык кысаларында эшләү өчен, инспекторларның яңа нәүбәте килгән иде.
Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында Азнакай шәһәр гимназиясенең кече классларында Экологик белем көненә багышланган дәресләр булып узды. Аларда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенең махсуслашкан аналитик контроль инспекциясе (СИАК) хезмәткәрләре дә актив катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International