Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Экология
һәм табигать ресурслары министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының миссиясе
Министрлыкның 30 еллыгы
Министрлык тарихы
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Структура
Министрлык коллегияләре
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы каршындагы Иҗтимагый шура
Фәнни-техник совет
Ведомствога караган оешмалар
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы территориаль идарәләре исемлеге
Министрлык логотибы
Эшчәнлек
Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлеге
Илкүләм проектлар
Конференцияләр, бәйгеләр, СЮКО ярдәм итү
Министрлык эшчәнлеге
Экология буенча дәүләт күзәтчелеге
Геология буенча дәүләт күзәтчелеге
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Планнар һәм программалар
Аналитик һәм статистик материаллар
Коррупциягә каршы көрәш
Кадрлар турында
Белешмә системалары, кадастрлар, реестрлар
Вәзгыятьләр үзәге
Цифрлы үзгәртеп кору
Файдалы мәгълүматлар
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Федераль норматив хокукый актлар
Нормативно-правовые акты Республики Татарстан
Җайга салу йогынтысын бәяләү
ТР ЭТРМ документлары
Министрлыкта эшләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Бүтән норматив-хокукый актлар
ТР ЭТРМ норматив хокукый актларын гамәлдән чыккан дип тану турындагы эшләр буенча суд карарлары турында белешмәләр
ТР ЭТРМ һәм ТИ норматив хокукый актларына, гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерүнең суд һәм арбитраж тәртибе
Прокурор аңлата
Матбугат хезмәте
Презентацияләр
Татарстан Республикасы табигате һәм табигать ресурслары. Рәсемле энциклопедия
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чараларында басылган материаллар
"С чистого листа" журналы
"Зеленушка" журналы
“Экология Татарстана” журналы
Еш бирелә торган сораулар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен
Интернет кабул итү бүлмәсе
Кирәкле мәгълүматлар
Министрлык җитәкчелегенең физик һәм юридик затларны кабул итү вакыты
Норматив документлар
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының гамәлләренә, гамәл кылмавына шикаять белдерү тәртибе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү анализы
Министрлыкта гражданнарны бердәм кабул итү көне буенча хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Үзәк территориаль идарә инспекторлары Казанның Авиатөзүчеләр районына рейд оештырды
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Казанның Авиатөзүчеләр районына рейд оештырды. Чапаев урамында төзелә торган балалар бакчасы янындагы территориядә 250 квадрат метр мәйданлы, тулай күләме 150 кубометр булган төзелеш чүп-чары өеме табылды. Үзәк идарә инспекторлары тарафыннан “Бәрәкәт Строй” ҖЧҖнең “Әйләнә-тирәлекне саклау турындагы” Федераль законның 52 статьясын һәм Россия Федерациясе Җир кодексының 42 статьясын бозуына карата административ материал төзелде. Гаеплеләр территорияне ике атна эчендә чистартырга вәгъдә иттеләр.
8
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Менделеевскида Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының күчмә утырышы үткәрелде
Бүген Менделеевскида Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының күчмә утырышы булып узды. Министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов үткәргән бу утырышта Менделеевск районында шәһәр һәм район территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрү мәсьәләләре тикшерелде. Шулай ук район территориясендәге карьерлар эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр кузгатылды. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре Менделеевск шәһәрендә калдыклар урнаштыру объекты һәм калдыкларны “Мехуборка Групп” ҖЧҖнең чүп-чар төятү станцияләрен кулланып ике этапта ташу системасын оештыру белән дә таныштылар. Шулай ук атмосфераны пычратуга контроль буенча автоматик станцияне (АСКЗА) ураштыру урынын сайлау мәсьәләсе каралды, ул станция “2014-2020 елларда Татарстан Республикасында әйләнә-тирәлекне саклау, табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм файдалану” дәүләт программасы кысаларында 2014 елда сатып алына.
4
апрель, 2014 ел
җомга
Хөрмәтле геологлар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән кайнар котлыйм!
Геолог көнендә Россия Федерациясе һәм Татарстан экономикасы өчен бөртекләп геологик белешмәләр җыючы һәм зур-зур җир асты байлыкларын ачыклаучы кешеләр хөрмәтләнә. Бу бәйрәм үзләрен авыр да, бик кирәкле дә булган, көн саен киеренке хезмәт, теоретик белемнәр һәм эшкә бирелгәнлек сорый торган геолог һөнәренә багышлаган кешеләр тормышында бик тә әһәмиятле вакыйга булды һәм шулай булып кала.
Экология министры Артем Сидоров: «Олимпиадада катнашучыларның күбесе якын киләчәктә безнең коллегалар булыр дип өметләнәбез»
Бүген Казанда, “Пирамида” мәдәният-күңел ачу комплексында, мәктәп укучыларының Экология буенча бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы булып узды. Анда Татарстан Премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та катнашты.
Экология министрлыгы хезмәткәрләре Казан автоягулык станциясендә мотор ягулыгы парларын тоту һәм кайтару системасын карадылар
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Әйләнә-тирәлекне саклау идарәсе белгечләре Техниклар урамы, 100 адресындагы “Лайт төркеме” Сәүдә Үзәге” ҖЧҖ автоягулык станциясендә куелган мотор ягулыгы парларын тоту һәм кайтару системасын карадылар.
Табигать саклау законнарын бозулар турында Алтынчы табигать саклау тикшерүләре бүлегенә хәбәр итәргә мөмкин
Россия тикшерүләр комитетының Идел төбәкара табигать саклау тикшерүләре идарәсе шундый җинаятьләр турында хәбәрләрне карауны һәм җинаять эшләре буенча алдан тикшеренүләрне башкара:
– экологик җинаятьләр турында;
– коррупцион җинаятьләр турында;
– иҗтимагый куркынычсызлыкка һәм халык саулыгына каршы булган җинаятьләр, әйләнә-тирәлеккә яисә халыкның санитар-эпидемиологик иминлегенә зыян салу белән бәйле экономик эшчәнлек өлкәсендәге җинаятьләр турында.
Тикшерүләр идарәсе Россиянең Идел елгасы бассейны чикләрендәге 15 регионы территориясендә эш итә.
3
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Санитар икеайлык кысаларында Түбән Камада авыл җирләренә аерата игътибар ителәчәк
Түбән Кама муниципаль районында санитар-экологик икеайлык оештырып үткәрү мәсьәләсе бүген Түбән Кама индустриаль узелын үстергәндә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча тармакара даими эш төркеменең күчмә утырышы кысаларында каралды. Утырышны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин үткәрде.
Түбән Камада экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча тармак-ара даими эш төркеменең күчмә утырышы
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров эш визиты белән Түбән Камага килде, анда экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча Түбән Кама индустриаль узелы каршындагы тармак-ара даими эш төркеменең күчмә утырышы бара. Эш төркемендә катнашучылар Түбән Кама муниципаль районында шәһәр һәм авыл җирләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлыкны әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләрен, “2012-2015 елларда Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районында әйләнә-тирәлекне саклау” озайлы максатчан программасы чараларын 2013 елда үтәү йомгакларын карыйлар.
1
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Казанның Совет районы буйлап рейд
Бүген, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казанның Совет районына рейд үткәрделәр. Районның Самосыр авылыннан 150 метр көньяк-көнчыгышта урнашкан җир кишәрлегендә, 1 гектар мәйданда, рөхсәтсез калдыклар ташлау урыны ачыкланды. Шул бозу буенча Үзәк идарә инспекторлары тарафыннан калдыкларны туфракка ташлауга карата 9 административ материал төзелде. Татарстан буенча Россия реестр идарәсе белешмәләре буенча, территориянең ияләре булып “Трансмаркет” ҖЧҖ (Мәскәү) һәм “УК “АС Менеджмент” ЯАҖ тора. Бу җир кишәрлеге тиешле максатта кулланылмаган (җир авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә бирелгән). Хәзер административ хокук бозуга китергән барлык сәбәп һәм шартларны ачыклау буенча административ тикшерү эше кузгатылды.
Теләче районында «Һәр укучыдан сыерчык оясы» конкурсына йомгак ясалды
Теләче муниципаль районында үткәрелгән конкурста укучылар һәм ата-аналар көче белән 1000нән артык сыерчык оясы ясалды. Акциянең максаты – балаларга экологик тәрбия бирү иде.
Акциядә җиңүчеләр:
“Оптималь вариант” – кошлар ихтыяҗына иң нык туры килә торган оя номинациясендә:
1 урын – Шагабиева Айзилә, Олы Мәтәскә урта мәктәбе
2 урын – Шәяхмәтова Сөмбел, Кече Кибәхуҗа урта мәктәбе
3 урын – Нигъмәтҗанов Данис, Олы Мәтәскә урта мәктәбе
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз