Хөрмәтле геологлар!

2014 елның 4 апреле, җомга
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән кайнар котлыйм!
Геолог көнендә Россия Федерациясе һәм Татарстан экономикасы өчен бөртекләп геологик белешмәләр җыючы һәм зур-зур җир асты байлыкларын ачыклаучы кешеләр хөрмәтләнә. Бу бәйрәм үзләрен авыр да, бик кирәкле дә булган, көн саен киеренке хезмәт, теоретик белемнәр һәм эшкә бирелгәнлек сорый торган геолог һөнәренә багышлаган кешеләр тормышында бик тә әһәмиятле вакыйга булды һәм шулай булып кала.
Сезнең фидакарь хезмәтегез белән Россия экономикасының нигезен тәшкил итүче күп кенә индустрия тармаклары өчен нигез салынды. Бүген бер генә җитди төзелеш тә алдан геологик нигезләүсез башкарылмый. Бу һөнәр ияләре һәрчак ихтирамга һәм мактауга лаеклы булдылар. Бүгенге көндә геология – югары үсешкән, үзендә куәтле геология-геофизика комплексы, заманча компьютер технологияләре, һәм иң мөһиме – югары квалификацияле, үз белемнәрен һәм традицияләрен яшь буынга тапшыручы белгечләр булган фән ул. Ә Татарстанның геология мәктәбе бөтен дөньяга данлыклы.
Хөрмәтле геологлар, тармак ветераннары! Сез һәрчак югары һөнәри осталык, уңышка ышаныч һәм дусларча хезмәттәшлек белән аерылып тордыгыз. Сез киләчәк өчен эшлисез, Россиянең экономик үсешенә ныклы база корасыз.
Сезнең алда яңа үрләр, яңа бурычлар тора, аларның хәл итү тупланган барлык белем һәм тәҗрибәне сорый. Хөрмәтле геологлар, барыгызга да яңа ачышлар, сәламәтлек, бәхет, җир байлыкларын геологик өйрәнүдә ырамлык һәм уңышлар телим!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International