ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2014 ел
җомга
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров “Юниорларның су конкурсы”ның республика этабында җиңүче Ольга Тимербаева һәм конкурсның кураторы, ИПЭН директоры урынбасары Дмитрий Иванов белән очрашты. Очрашу вакытында 20-25 апрельдә үтәчәк “Юниорларның Россия милли су конкурсы” финалында катнашу мәсьәләләре тикшерелде. Министр Татарстаннан катнашучы Ольга Тимербаева төзегән “Компьютер күзе системасы ярдәмендә Daphnia magnaның активлыгын күзәтү аркылы су тирәлегенең токсиклыгын билгеләү” проектының актуальлеген белдерде.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында, 2014 елның 17 апрелендә республикабыз территорияләре вертолеттан күзәтелде. Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, министр урынбасары Рәмил Низамов, рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарын һәм башка экологик кагыйдә бозуларны ачыклау максатыннан, Казан, Чаллы шәһәрләре, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Чистай, Алексеевск, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Тукай, Мамадыш, Сарман районнары территорияләрең карап уздылар.

17
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы “Россия аллеясы” дигән бөтенроссия акциясен игълан итте, ул сентябрь аенда, Россиядә игълан ителгән Мәдәният елы кысаларында узачак. Барлык субъектларда тавыш бирү юлы белән шул төбәкнең символы булган үсемлекләр сайланачак. Россия аллеясын нигезләү урыны итеп Кырым Республикасы билгеләнде.

15
апрель, 2014 ел
сишәмбе
14 апрельдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, “Татарстан Республикасын үстерү корпорациясе” ААҖ һәм “Экологик сертификатлау үзәге – Яшел стандартлар” коммерциясез партнерлыгы өчьяклы килешүгә кул куйдылар. Аның максаты булып проектлауда һәм төзелештә “яшел” стандартлар куллану буенча хезмәттәшлек чикләрен киңәйтү һәм үзара аңлашуны ныгыту тора. Әлеге стандартлар СМАРТ Сити Казан проектын тормышка ашырганда кулланылачак. Проект шартларында төзелгән объектларны арытаба файдаланганда да шуларны үтәү күздә тотыла.

13 апрель көнне “Черек күл” паркында “Сыерчыклар кайтты” балалар конкурсына йомгак ясау бәйрәме булып узды. Ул Казанда инде өченче ел рәттән үткәрелә. Быел жюри хөкеменә 200дән артык эш тәкъдим ителде. Катнашучыларның барысына да Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә “Максидом” компаниясе оештырган сыерчык оялары һәм кош җимлекләре ясау конкурсында активлык күрсәткән өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бүген “Түбән Кама Нефтехим” предприятиесендә дүртенче полистирол җитештерү линиясе ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Дүртенче линия 2013 елның беренче кварталында төзелә башлаган иде, декабрьдә инде эшләтү-көйләүгә керештеләр. “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ генераль директоры Олег Нестеровның әйтүенчә, корылмада полистиролның 13 маркасын чыгару күздә тотыла. Яңа линия предприятиегә тулаем җитештерү күләмен арттырырга һәм продукцияләр шкаласын киңәйтергә мөмкинлек бирә.

14
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Чаллыда Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Элеватор тавы бистәсендә (Чапаев ур. 44) рейд үткәреп, мониторинг башкарып, атмосфера һавасы пробалары алдылар. Анализ нәтиҗәсендә тузан матдәләре буенча рөхсәт ителгән куелыктан узу ачыкланды, шуның нигезендә административ тикшерү кузгатылды. Тикшерү кысаларында Элеватор тавында урнашкан, стационар ташландык чыганаклары булган “ФОРТО” ҖЧҖ, “КАПРИ” ҖЧҖ, Каверин Д.Л. ХП һәм Фомин Л.А. ХП җитештерү предприятиеләренә мониторинг үткәрелде.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, Татарстан районара табигать саклау прокуратурасы хезмәткәрләре белән берлектә, Бөгелмә районы Березовка авыл җирлеге территориясендә урнашкан, “Полигон ТБО” ҖЧҖ милкендә булган полигонда каты көнкүреш калдыкларын туплау, күмү һәм утильләштерү өлкәсендә табигать саклау законнарының үтәлешен планнан тыш тикшерүгә бардылар.

10
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген “Татарстан ДТРК” радиосының туры эфиры Казанда санитар-экологик икеайлык үткәрү чараларына багышланды. Радио тыңлаучыларның “Вакыйгалар панорамасы – Яңа көн” программасы кысаларында биргән сорауларына Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров җавап бирде. Туры эфирның тулы версиясен radiotatarstana.ru сайтында тыңларга мөмкин.
13 апрель көнне 10.30да Черек күл паркында “Сыерчыклар кайтты” һәрьеллык табигать саклау һәм экологик агарту акциясенә йомгак ясала. Конкурста катнашучылар ясаган сыерчык оялары һәм кош җимлекләре 10.30дан 11.30га кадәр кабул ителә. Куллану өчен яраклы барлык эшләнмәләр Казан паркларында урнаштырылачак.
Чараны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, Казан шәһәр Башкарма комитеты катнашында “Максидом” йорт ремонтлау һәм төзү товарлары гипермаркеты оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International