Үзәк территориаль идарә инспекторлары Казанның Авиатөзүчеләр районына рейд оештырды

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Казанның Авиатөзүчеләр районына рейд оештырды. Чапаев урамында төзелә торган балалар бакчасы янындагы территориядә 250 квадрат метр мәйданлы, тулай күләме 150 кубометр булган төзелеш чүп-чары өеме табылды. Үзәк идарә инспекторлары тарафыннан “Бәрәкәт Строй” ҖЧҖнең “Әйләнә-тирәлекне саклау турындагы” Федераль законның 52 статьясын һәм Россия Федерациясе Җир кодексының 42 статьясын бозуына карата административ материал төзелде. Гаеплеләр территорияне ике атна эчендә чистартырга вәгъдә иттеләр.
Санитар-экологик икеайлык башыннан, 1 апрельдән алып Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары 56 тикшерү үткәрде, 35 бозу очрагын ачыклады, 26 беркетмә төзеде.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International