Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары административ тикшерү кузгатты

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
Чаллыда Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Элеватор тавы бистәсендә (Чапаев ур. 44) рейд үткәреп, мониторинг башкарып, атмосфера һавасы пробалары алдылар. Анализ нәтиҗәсендә тузан матдәләре буенча рөхсәт ителгән куелыктан узу ачыкланды, шуның нигезендә административ тикшерү кузгатылды. Тикшерү кысаларында Элеватор тавында урнашкан, стационар ташландык чыганаклары булган “ФОРТО” ҖЧҖ, “КАПРИ” ҖЧҖ, Каверин Д.Л. ХП һәм Фомин Л.А. ХП җитештерү предприятиеләренә мониторинг үткәрелде.
Бу предприятиеләрнең индустриаль ташландык чыганакларыннан пробалар алынды. Нәтиҗәдә предприятие биналарын җылытканда әйләнә-тирә атмосферага махсус рөхсәтсез килеш зарарлы (пычраткыч) матдәләр (углерод оксиды, азот диоксиды, корым) чыгарылу ачыкланды.
“ФОРТО” ҖЧҖ, “КАПРИ” ҖЧҖ, Каверин Д.Л. ХП һәм Фомин Л.А. ХП предприятиеләренә карата “Атмосфера һавасына махсус рөхсәтсез килеш зарарлы матдәләр чыгару яисә аңа зарарлы физик йогынты ясау” РФ КоАП 8.21 статьясының 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде.
Чаллы суды карары белән “ФОРТО” ҖЧҖнең һәм Фомин Л.А. ХПнең эшчәнлеге 90 тәүлеккә, “КАПРИ” ҖЧҖнең һәм Каверин Д.Л. ХПнең эшчәнлеге 30 тәүлеккә туктатылды.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе материаллары буенча
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International