Россия Федерациясенећ 85 субъектында «Россия аллеясы» акциясе узачак

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы “Россия аллеясы” дигән бөтенроссия акциясен игълан итте, ул сентябрь аенда, Россиядә игълан ителгән Мәдәният елы кысаларында узачак. Барлык субъектларда тавыш бирү юлы белән шул төбәкнең символы булган үсемлекләр сайланачак. Россия аллеясын нигезләү урыны итеп Кырым Республикасы билгеләнде.
Акция илнең бердәмлеген ачык күрсәтергә, төрле төбәкләрдә яшәүчеләрнең рухи бәйләнешләрен ныгытырга, экологик культура формалаштыруга булышырга, әйләнә-тирәлеккә сак караш пропагандаларга ярдәм итәргә тиеш.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International