Экология министры Артем Сидоров су тирәлегенең токсиклыгын билгеләү проектын төзегән 10 класс укучысы белән очрашты
2014 елның 18 апреле, җомга
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров “Юниорларның су конкурсы”ның республика этабында җиңүче Ольга Тимербаева һәм конкурсның кураторы, ИПЭН директоры урынбасары Дмитрий Иванов белән очрашты. Очрашу вакытында 20-25 апрельдә үтәчәк “Юниорларның Россия милли су конкурсы” финалында катнашу мәсьәләләре тикшерелде. Министр Татарстаннан катнашучы Ольга Тимербаева төзегән “Компьютер күзе системасы ярдәмендә Daphnia magnaның активлыгын күзәтү аркылы су тирәлегенең токсиклыгын билгеләү” проектының актуальлеген белдерде.
Ольга Тимербаева “№178 Мәгариф үзәге”нең 10 классында укый, Казанның Совет районы “Танкодром” Балалар иҗаты үзәгендә тәрбияләнә, мәктәп балаларының 2014 елгы экология олимпиадасында җиңүче булып тора.
Министрлыкның матбугат хезмәте