СМАРТ Сити Казан проектын тормышка ашырганда «яшел» стандартлар куллану өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды

2014 елның 15 апреле, сишәмбе
14 апрельдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, “Татарстан Республикасын үстерү корпорациясе” ААҖ һәм “Экологик сертификатлау үзәге – Яшел стандартлар” коммерциясез партнерлыгы өчьяклы килешүгә кул куйдылар. Аның максаты булып проектлауда һәм төзелештә “яшел” стандартлар куллану буенча хезмәттәшлек чикләрен киңәйтү һәм үзара аңлашуны ныгыту тора. Әлеге стандартлар СМАРТ Сити Казан проектын тормышка ашырганда кулланылачак. Проект шартларында төзелгән объектларны арытаба файдаланганда да шуларны үтәү күздә тотыла.
Очрашу кысаларында шулай ук Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында төзелешнең “яшел” стандартларын үстерү буенча Компетенцияләр үзәге төзүгә һәм эшләтүгә ярдәм, “яшел” стандартлар иңдерү өчен өстенлекле проектлар сайлау мәсьәләләре дә тикшерелде.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International