Санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстан территорияләре һавадан күзәтелде

2014 елның 18 апреле, җомга
Санитар-экологик икеайлык кысаларында, 2014 елның 17 апрелендә республикабыз территорияләре вертолеттан күзәтелде. Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, министр урынбасары Рәмил Низамов, рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарын һәм башка экологик кагыйдә бозуларны ачыклау максатыннан, Казан, Чаллы шәһәрләре, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Чистай, Алексеевск, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Минзәлә, Тукай, Мамадыш, Сарман районнары территорияләрең карап уздылар.
Административ тикшерүләр кысаларында бер атна һавадан күзәтү йомгаклары буенча Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре бозучыларга карата беркетмәләр төзеп, административ йогынты чаралары кулланачак. Бүген рөхсәтсез чүп-чар ташлау ачыкланган урыннарга, территорияләрнең ияләрен ачыклау максаты белән, инспекторлар төркемнәре юнәлтелде. Югарыда әйтелгән барлык муниципаль берәмлекләрнең башлыкларына ачыкланган бозулар турында хәбәр ителгән.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International