Түбән Камада эшче яшьләр Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров һәм Түбән Кама район башлыгы Айдар Метшин белән очраштылар. Түбән Кама химик технология институтының лекцияләр залына ике йөздән артык кеше җыелган иде.
Түбән Каманың “Кояшлы ялан” паркында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Түбән Кама шәһәр хакимияте вәкилләреннән торган “СССР” командасы һәм Түбән Кама яшьләренең җыелма командасы арасында футбол матчы үткәрелде.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында “Милли аккредитация системасында аккредитацияләү турындагы” 28.12.2013 ел № 412 федераль законы кысаларында эш итүче милли аккредитация системасы документларының гамәлгә керүе буенча селектор киңәшмәсе үткәрелде, анда Министрлыкның Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе башлыгы Андрей Шибаев рәислек итте.