«ИнтерБизнесГрупп Инжиниринг» ҖЧҖ вәкилләре белән очрашу булып узды

2014 елның 22 августы, җомга
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Татарстан министрлыклары һәм тармаклары катнашында “ИнтерБизнесГрупп Инжиниринг” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең углеводородлы калдыкларны, чистарту корылмаларының ләмле утырымнарын, кош тизәген, катыргы-кәгазь җитештерү калдыкларын эшкәртү объектлары төзү турындагы инвестицион тәкъдиме каралды.
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов әлеге калдык төрләрен эшкәртү проблемасының республика өчен актуаль булуын белдерде.
GK Energy GmbH, CEO (Германия) компаниясе директоры Bönsch Alexander киңәшмәдә катнашучыларны уникаль термохимик конверсия (пиролиз) юлы белән калдыклардан кыйммәтле продуктлар – Европа базарында югары кимәлдә сорала торган активланган күмер һәм пиролиз ягулыгы алу технологиясе белән таныштырды.
Киңәшмә барышында ИнтерБизнесГруппИнжиниринг ҖЧҖнең инде Чаллы шәһәрендә пилот проекты башкаруы турында да әйтелде. Анда катнашучылар проектны Татарстан территориясенә арытаба иңдергәндә яклау һәм экономик стимуллау чаралары буенча үз тәкъдимнәрен белдерделәр.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International