ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Әлмәт дәүләт нефть институтында Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов студентлар, профессорлар һәм укытучылар белән очрашты. Очрашуда Татарстанның әйләнә-тирәлеген саклау һәм экологик куркынычсызлык мәсьәләләре тикшерелде.

5
сентябрь, 2014 ел
җомга
Бүген Казанда, Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырган “Индустриаль экология һәм куркынычсызлык” IX халыкара фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Анда Татарстан Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтыннан, Псков дәүләт университетының Техносфералар куркынычсызлыгы кафедрасыннан, Орел дәүләт университеты – укыту-фән-җитештерү комплексының Төзелеш конструкцияләре һәм материаллары кафедрасыннан, Самар дәүләт техник университетының Химик технология һәм индустриаль экология кафедрасыннан, Екатеринбург ш. Урал дәүләт урман-техник университетыннан белгечләр, Татарстанның эре индустриаль предприятиеләре вәкилләре катнашты.

3
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Казанда Татарстан нефть-газ химиясе форумы эшли башлады, ул “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге мәйданчыгында уза. Форумны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, Экологик, технологик, атом күзәтчелеге буенча федераль служба җитәкчесе урынбасары Светлана Родионова, Төрекмәнстан Министрлар Кабинеты рәисе Баймырат Хуҗамөхәммәдов, Татарстан индустрия һәм сәүдә министры – вице-премьер Равил Зарипов, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, Татарстан министрлыклары һәм тармаклары җитәкчеләре катнашты.
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Мәскәү өлкәсе Кубинка шәһәрендә булып, анда “Милли Экологик Проект” компанияләр төркеменең технологияләре һәм гамәлдәге корылмалары, шул исәптән юынты суларны реагентсыз чистарта торганнары белән танышты. Министрны белән бергә килгән Татарстан делегациясендә Казан һәм Түбән Кама шәһәрләренең “Водоканал” предприятиеләре вәкилләре дә бар иде.

2
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Татарстанның Чаллыда, Түбән Камада, Минзәлә һәм Арча районнарында яшәүчеләрне онлайн видеоконференция режимында кабул итте һәм аларның сорауларына җавап бирде.
2014 елның 1 сентябрендә, Менделеевск шәһәре һәм районы территориясендә әйләнә-тирәлеккә даими экологик күзәтчелек оештыру максатыннан, атмосфера пычрануга автоматик контроль станциясен урнаштыру һәм ачу булып узды.

31
август, 2014 ел
якшәмбе
1 сентябрьдә Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында “Мәктәп эко-патруле” республика конкурсы башлана. Аның проектын Татарстан Информатизация һәм электә министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы әзерләгән.

30
август, 2014 ел
шимбә
Бүген Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында “Яшел Россия” экологик өмәсе үткәрелде. Аның максаты – Россия шәһәрләренең һәм төбәкләренең экологик торышын яхшырту иде. Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров акцияне Апас районы Әнәле авылында башлап җибәрде, анда чишмә янында агачлар утыртылды.

29
август, 2014 ел
җомга
Татарстанның Тәтеш районында территориаль идарәләр белгечләренең техник укуы үткәрелде, анда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров та катнашты.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре, Татарстан буенча Россия Табигать күзәтчелеге, Татарстан буенча Росреестр идарәсе, Татарстан буенча ЭЭМның Экономик җинаятьләр белән көрәш идарәсе, “Татарстан Республикасының геологиясе һәм җир асты байлыкларыннан файдалану фәнни-җитештерү идарәсе” дәүләти унитар предприятиесе вәкилләре җирле әһәмияттәге кишәрлекләргә карата җир асты байлыкларын геологик өйрәнү, рациональ файдалану һәм саклау, шулай ук федераль дәүләти күзәтчелеккә карамаган су объектларын файдалану һәм саклау буенча региональ дәүләти күзәтчелекне оештыру һәм үткәрү мәсьәләләрен тикшерделәр. Шундый темаларга докладлар тыңланды:
Бүген 13.00дә “Татмедиа” агентлыгында (Декабристлар ур. 2) “Мәктәп эко-патруле” еллык республика конкурсы башлану уңаеннан пресс-конференция үткәрелә. Бу тармак-ара еллык конкурс Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан нигезләнгән. Максаты – гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны әйләнә-тирәлекнең торышын яхшырту буенча практик эшләргә оештыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International