ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров “Антарктида-100” проектында катнашучыларны экспедициягә озату тантанасында катнашты. Тантана Татарстан Табигать тарихы музеенда уздырылды.
Рус география җәмгыятенең яңа проекты Антарктиданы ачучы, 1819-1821 еллардагы Беренче рус антарктика экспедициясенең бердәнбер галиме, Казан университеты ректоры Иван Михайлович Симоновка багышлана.
Проектта катнашучыларны тәбрикләү чыгышында Артем Сидоров Экология министрлыгы һәм Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе бергәлектә алып барган эшләрне, аерым алганда, сулыкларны чистарту акцияләрен, республика елгаларында баткан йөзү чараларына су асты мониторингын искә алды. Суга баткан гыйбадәтханәләрне эзләп табу белән бәйле “Татарстанның изге урыннары” проектын
Казан шәһәр мәгариф идарәсе, балаларның Казан экология-биология үзәге белән берлектә, “Туган җирем: табигате, мәдәнияте, этносы” бөтенроссия конкурсының шәһәр этабын үткәрә. Конкурсның максаты – балаларда һәм яшьләрдә табигый һәм мәдәни тирәлеккә бәяле караш, шулай ук Россиядә яшәүче башка этнослар мәдәниятенә толерантлык һәм хөрмәт тәрбияләү. Анда мәгариф йортларында укучы 12 яшьтән 18 яшькә кадәрге, үз туган җиренең табигатен һәм мәдәни мирасын өйрәнү һәм саклау белән кызыксынучы балалар һәм үсмерләр катнаша ала.
Конкурс эшләрен тапшыру формалары:
– өйрәнү-тикшеренү эше – “Гуманитар-экологик тикшеренүләр” номинациясендә;
– маршрут, сукмак тасвиры – “Экология һәм туган якны өйрәнү тасвирлары” номинациясендә;
– публицистик әсәр (мәкалә, эссе, очерк һ.б.ш.) – “Табигатьне һәм мәдәниятне яклау

1
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Экология министрлыгында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән “Яшел Россия” бөтенроссия иҗтимагый экологик хәрәкәте арасында килешүгә кул куелды. Кул куючылар – Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм “Яшел Россия” рәисе Константин Курченков.
“Яшел Россия” бөтенроссия өмәсендә иң актив катнашучыларны бүләкләү тантанасы да булып узды, аны Константин Курченков һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Карпов алып барды.
Тантанада Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров чыгыш ясады. “Республиканың экологик куркынычсызлыгына зур игътибар бирелә, һәм андый эшләр җәмәгать оешмалары белән тыгыз бәйләнештә алып барыла. Бөтенроссия өмәсе кебек глобаль акцияләр үткәрү җәмгыятебезнең җитлеккәнлеге, югары экологик культурасы һәм гражданлык позициясе турында сөйли. Бездә шулай ук социаль-экологик
Бүген Казан Федераль университетының кулланма экология кафедрасы мөдире, химия фәннәре докторы, профессор, Россия экология академиясе академигы, Татарстан Фәннәр Академиясе Президиумы каршындагы Экология проблемалары буенча фәнни совет рәисе, Татарстан Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты Венера Латыйпова юбилеен билгеләп үтә.
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов, министр Артем Сидоров исеменнән, аңа әйләнә-тирәлекне саклау буенча күпьеллык тырыш хезмәтләре, Татарстанның экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә уңышлы хезмәттәшлек итүе һәм җәмәгатьчелек хәрәкәтен аякка бастыруда ирешкән нәтиҗәләре өчен Мактау грамотасы тапшырды.
Венера Латыйпова шулай ук Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Фәнни-техник советы әгъзасы һәм Коллегия әгъзасы, “Экологик һәм индустриаль куркынычсызлык”, “Теоретик һәм кулланма экология” журналларының редколлегия әгъзасы, Татарстан Сәүдә-индустрия палатасы каршындагы Куркынычлы калдыклар буенча комиссиянең фәнни консультанты булып тора.
Венера Латыйпованың фәнни интереслар өлкәсе – экология, экологик нормалаштыру, табигать системаларының биогеохимиясе, экологик мониторинг. Ул экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә шактый зур фәнни нәтиҗәләргә ирешкән галим булып
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” еллык республика конкурсында “Хезмәтләр” номинациясендә җиңүче булды. Конкурска Министрлыкның Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясенең әйләнә-тирәлек объектларына экологик-аналитик контроль өлкәсендәге эшчәнлеге тәкъдим ителгән иде.
Конкурсны Татарстан Индустрия һәм сәүдә министрлыгы һәм “Татарстан Стандарт-лаштыру, метрология һәм сынаулар региональ үзәге” ФБУ оештырды.
Бүген Мәскәүдә Россия һәм Көньяк Кореяның алдынгы экологларының беренче халыкара “Яшел күпер” форумы үткәрелә. Аның максаты – халыкара экологик куркынычсызлык системасын формалаштыру. Чара кысаларында шундый мәсьәләләр тикшерелә:
– Россиянең һәм Көньяк Кореяның экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекне ныгыту;
– экономиканың экологик нәтиҗәлелеген күтәрү;
– ресурс саклаучы, энергетик нәтиҗәле һәм аз калдыклы технологияләрне, чималны һәм калдыкларны тирән эшкәртүне иңдерү өлкәсендәге хокукый көйләү механизмнарын

28
ноябрь, 2014 ел
җомга
Бүген технопаркта яшьләрнең “Саф караш” ачык социаль реклама конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Аны Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров ачып җибәрде.
Конкурсны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы өченче ел рәттән үткәрә. Быел аңа Россия Федерациясенең 53 субъектыннан 1000ләп эш тәкъдим ителде.
Жюри советына Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов, Татарстан Дәүләт Советы рәисенең беренче урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, “Связьинвестнефтехим” ААҖ директорлар советы рәисе Кәфил Әмиров, “Яңа гасыр” ТРК генераль директоры, Татарстан Югары Советы депутаты Илшат Әминов, “Татарстан” ДТРК филиалы директоры Фирдүс Гыймалтдинов, “Казан” ТРК генераль директоры

27
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Кичә Казанда үткәрелгән Татарстан Республикасы Югары Советы утырышында калдыклар белән эш итү проблемасы турында доклад белән Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров чыгыш ясады.
Докладта әйтелгәнчә, республикада чүплекләрне ачыклау һәм бетерү буенча бердәм геоинформация системасы – “Татарстан Республикасының Экологик картасы” төзелгән, барлык күзәтчелек органнары шуның белән эш итә. Быелгы 10 айда Татарстан территориясендә эш итүче барлык күзәтчелек органнары тарафыннан калдыклар белән эш итү өлкәсендәге бозулар өчен 753 юридик зат һәм 364 хосусый эшмәкәр, 2270 вазифалы зат һәм 3225 физик зат административ җаваплылыкка тартылган
2014 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Югары судында Татарстан Республикасы РФ КоАП 8.6 ст. 2 ө. (җирнең уңдырышлы катламын юк итү, шулай ук җирләрне кешеләр саулыгы һәм әйләнә-тирәлек өчен куркынычлы матдәләр, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу аркылы бозу) буенча административ хокук бозу турында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре төзегән беркетмәсе буенча Түбән Кама шәһәр суды чыгарган карарны законсыз дип тану турындагы “Экотехнологияләр” ҖЧҖ юридик заты шикаяте буенча суд утырышы булып узды. Югары суд әлеге карарны үзгәрешсез, законлы көчендә калдырды, шикаятьне канәгатьләндермәде.
“Экотехнилогияләр” ҖЧҖенә, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Азнакай муниципаль районындагы җирле әһәмияттәге “Балтач-2” кишәрлеген бурташны геологик өйрәнү, эзләү һәм чыгару өчен, Бөгелмә муниципаль районындагы “Кече Бөгелмә-2” кишәрлеген кирпеч балчыкларын геологик өйрәнү, эзләү һәм чыгару өчен, Мамадыш муниципаль районындагы “Урманчы” кишәрлеген комны геологик өйрәнү, эзләү һәм чыгару өчен куллану хокукына аукционнар үткәрелде.
Аукционнарны үткәрү турында хәбәрләр 2014 елның 13 октябрендә Россия Федерациясенең сәүдәләр турындагы http://www.torgi.gov.ru сайтына һәм Министрлык сайтында урнаштырылган иде.
Барлыгы Татарстанның җирле әһәмияттәге 10 җир асты байлыклары кишәрлеге буенча аукцион үткәрү турында игълан ителде. Гаризалар кабул итүне туктату датасына, 2014

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International