Татарстанның җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләрен куллану хокукына аукционнар үткәрелде

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Азнакай муниципаль районындагы җирле әһәмияттәге “Балтач-2” кишәрлеген бурташны геологик өйрәнү, эзләү һәм чыгару өчен, Бөгелмә муниципаль районындагы “Кече Бөгелмә-2” кишәрлеген кирпеч балчыкларын геологик өйрәнү, эзләү һәм чыгару өчен, Мамадыш муниципаль районындагы “Урманчы” кишәрлеген комны геологик өйрәнү, эзләү һәм чыгару өчен куллану хокукына аукционнар үткәрелде.
Аукционнарны үткәрү турында хәбәрләр 2014 елның 13 октябрендә Россия Федерациясенең сәүдәләр турындагы http://www.torgi.gov.ru сайтына һәм Министрлык сайтында урнаштырылган иде.
Барлыгы Татарстанның җирле әһәмияттәге 10 җир асты байлыклары кишәрлеге буенча аукцион үткәрү турында игълан ителде. Гаризалар кабул итүне туктату датасына, 2014 елның 12 ноябренә кадәр 7 кишәрлек буенча аукционда катнашуга 20 гариза керде, шулардан бүген 3 кишәрлек буенча аукционнар үткәрелде. Калган 4 кишәрлек буенча аукционнар төрле сәбәпләр аркасында үткәрелмәгән дип танылды.
Әлеге аукционнар турында өстәмә белешмәләр Министрлык сайтының “Министрлыкның эшчәнлеге” бүлегендәге “Җир асты байлыкларыннан файдалану” бүлекчәсендә бирелә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International