«Экотехнологияләр»гә җир ресурсларына салган зыянын каплату турында дәгъвә белдерелде

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе
2014 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Югары судында Татарстан Республикасы РФ КоАП 8.6 ст. 2 ө. (җирнең уңдырышлы катламын юк итү, шулай ук җирләрне кешеләр саулыгы һәм әйләнә-тирәлек өчен куркынычлы матдәләр, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу аркылы бозу) буенча административ хокук бозу турында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре төзегән беркетмәсе буенча Түбән Кама шәһәр суды чыгарган карарны законсыз дип тану турындагы “Экотехнологияләр” ҖЧҖ юридик заты шикаяте буенча суд утырышы булып узды. Югары суд әлеге карарны үзгәрешсез, законлы көчендә калдырды, шикаятьне канәгатьләндермәде.
“Экотехнилогияләр” ҖЧҖенә, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры боерыгы белән расланган “Җир ресурсларына һәм үсемлекләргә салынган зыян күләмен билгеләү тәртибе” нигезендә, 4.8 гектар мәйданда туфракны деградацияләү (уңдырышлы катламын алу һәм күчерү), химик матдәләр (кургаш, күкерт, никель, бакыр, цинк) белән пычрату, җир кишәрлеген җитештерү һәм куллану калдыклары белән чүпләү аркылы салынган зыянны 5 601 776 сум күләмендә каплату турында дәгъвә белдерелде. Бозу нәтиҗәләрен бетерү турында күрсәтмә бирелде.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International