Татарстан Югары Советы утырышында калдыклар белән эш итү мәсьәләләре тикшерелде

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе
Кичә Казанда үткәрелгән Татарстан Республикасы Югары Советы утырышында калдыклар белән эш итү проблемасы турында доклад белән Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров чыгыш ясады.
Докладта әйтелгәнчә, республикада чүплекләрне ачыклау һәм бетерү буенча бердәм геоинформация системасы – “Татарстан Республикасының Экологик картасы” төзелгән, барлык күзәтчелек органнары шуның белән эш итә. Быелгы 10 айда Татарстан территориясендә эш итүче барлык күзәтчелек органнары тарафыннан калдыклар белән эш итү өлкәсендәге бозулар өчен 753 юридик зат һәм 364 хосусый эшмәкәр, 2270 вазифалы зат һәм 3225 физик зат административ җаваплылыкка тартылган, бозучыларга барлыгы 43 млн 394 мең сумлык штраф салынган, шуның 73%ы түләтелгән.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Дәүләт Думасында “Җитештерү һәм куллану калдыклары турындагы” федераль законга үзгәрешләр кертү турында” закон проекты һәм калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлекне экономик стимуллау буенча башка закон актлары икенче укылышка әзерләнә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International