Мәскәүдә Россия һәм Көньяк Корея экологларының «Яшел күпер» халыкара форумы бара

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе
Бүген Мәскәүдә Россия һәм Көньяк Кореяның алдынгы экологларының беренче халыкара “Яшел күпер” форумы үткәрелә. Аның максаты – халыкара экологик куркынычсызлык системасын формалаштыру. Чара кысаларында шундый мәсьәләләр тикшерелә:
– Россиянең һәм Көньяк Кореяның экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекне ныгыту;
– экономиканың экологик нәтиҗәлелеген күтәрү;
– ресурс саклаучы, энергетик нәтиҗәле һәм аз калдыклы технологияләрне, чималны һәм калдыкларны тирән эшкәртүне иңдерү өлкәсендәге хокукый көйләү механизмнарын файдаланып табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге законнарны камилләштерү;
– халыкны экологик агарту, сәламәт яшәү рәвешен киң тарату.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International