Экология министры Артем Сидоров «Антарктида-100» проектында катнашучыларны экспедициягә озату тантанасында катнашты

2014 елның 2 декабре, сишәмбе
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров “Антарктида-100” проектында катнашучыларны экспедициягә озату тантанасында катнашты. Тантана Татарстан Табигать тарихы музеенда уздырылды.
Рус география җәмгыятенең яңа проекты Антарктиданы ачучы, 1819-1821 еллардагы Беренче рус антарктика экспедициясенең бердәнбер галиме, Казан университеты ректоры Иван Михайлович Симоновка багышлана.
Проектта катнашучыларны тәбрикләү чыгышында Артем Сидоров Экология министрлыгы һәм Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе бергәлектә алып барган эшләрне, аерым алганда, сулыкларны чистарту акцияләрен, республика елгаларында баткан йөзү чараларына су асты мониторингын искә алды. Суга баткан гыйбадәтханәләрне эзләп табу белән бәйле “Татарстанның изге урыннары” проектын тормышка ашыру өчен аерым рәхмәт белдерде.
Экспедициядә катнашучыларны 100 метр тирәнлеккә рекордлы төшү көтә. Аннан тыш, проект кысаларында, беренче тапкыр буларак, Антарктидага Коръән һәм Тәүрат алып барыла. Изге китаплар белән бергә полярникларга Казан Мәрьям ана иконасы да тапшырылачак.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International