Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Экология
һәм табигать ресурслары министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының миссиясе
Министрлыкның 30 еллыгы
Министрлык тарихы
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Структура
Министрлык коллегияләре
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы каршындагы Иҗтимагый шура
Фәнни-техник совет
Ведомствога караган оешмалар
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы территориаль идарәләре исемлеге
Министрлык логотибы
Эшчәнлек
Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлеге
Илкүләм проектлар
Конференцияләр, бәйгеләр, СЮКО ярдәм итү
Министрлык эшчәнлеге
Экология буенча дәүләт күзәтчелеге
Геология буенча дәүләт күзәтчелеге
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Планнар һәм программалар
Аналитик һәм статистик материаллар
Коррупциягә каршы көрәш
Кадрлар турында
Белешмә системалары, кадастрлар, реестрлар
Вәзгыятьләр үзәге
Цифрлы үзгәртеп кору
Файдалы мәгълүматлар
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Федераль норматив хокукый актлар
Нормативно-правовые акты Республики Татарстан
Җайга салу йогынтысын бәяләү
ТР ЭТРМ документлары
Министрлыкта эшләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Бүтән норматив-хокукый актлар
ТР ЭТРМ норматив хокукый актларын гамәлдән чыккан дип тану турындагы эшләр буенча суд карарлары турында белешмәләр
ТР ЭТРМ һәм ТИ норматив хокукый актларына, гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерүнең суд һәм арбитраж тәртибе
Прокурор аңлата
Матбугат хезмәте
Презентацияләр
Татарстан Республикасы табигате һәм табигать ресурслары. Рәсемле энциклопедия
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чараларында басылган материаллар
"С чистого листа" журналы
"Зеленушка" журналы
“Экология Татарстана” журналы
Еш бирелә торган сораулар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен
Интернет кабул итү бүлмәсе
Кирәкле мәгълүматлар
Министрлык җитәкчелегенең физик һәм юридик затларны кабул итү вакыты
Норматив документлар
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының гамәлләренә, гамәл кылмавына шикаять белдерү тәртибе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү анализы
Министрлыкта гражданнарны бердәм кабул итү көне буенча хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы
Бүген – Казан Федераль университетының кулланма экология кафедрасы мөдире Венера Латыйпованың юбилее
2014 елның 1 декабре, дүшәмбе
Бүген Казан Федераль университетының кулланма экология кафедрасы мөдире, химия фәннәре докторы, профессор, Россия экология академиясе академигы, Татарстан Фәннәр Академиясе Президиумы каршындагы Экология проблемалары буенча фәнни совет рәисе, Татарстан Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты Венера Латыйпова юбилеен билгеләп үтә.
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов, министр Артем Сидоров исеменнән, аңа әйләнә-тирәлекне саклау буенча күпьеллык тырыш хезмәтләре, Татарстанның экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә уңышлы хезмәттәшлек итүе һәм җәмәгатьчелек хәрәкәтен аякка бастыруда ирешкән нәтиҗәләре өчен Мактау грамотасы тапшырды.
Венера Латыйпова шулай ук Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Фәнни-техник советы әгъзасы һәм Коллегия әгъзасы, “Экологик һәм индустриаль куркынычсызлык”, “Теоретик һәм кулланма экология” журналларының редколлегия әгъзасы, Татарстан Сәүдә-индустрия палатасы каршындагы Куркынычлы калдыклар буенча комиссиянең фәнни консультанты булып тора.
Венера Латыйпованың фәнни интереслар өлкәсе – экология, экологик нормалаштыру, табигать системаларының биогеохимиясе, экологик мониторинг. Ул экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә шактый зур фәнни нәтиҗәләргә ирешкән галим булып тора. Аның тарафыннан, беренче буларак, биоген миграциягә кушылган микроэлементларның сайланма йотылуы микъдар ягыннан тасвирланды, төрле типтагы су экосистемаларында матдәләр һәм энергия күчешләре өйрәнелде. Аның фән һәм практикага керткән тагын бер зур өлеше – су һәм җир экосистемаларына антропоген йөкләнешне экологик нормалаштыру. Ул шулай ук Урта Иделнең эре сусаклагычлары экологиясе, калдыклар полигоннары, биологик чистарту корылмалары, нефть районнары экологиясе буенча да зур хезмәтләр башкарды.
Венера Латыйпов төзегән методикалар калдыкларның куркынычсызлык классын билгеләү буенча Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы тарафыннан расланган, хәзер Татарстанның һәм Россиянең табигать саклау практикасында киң кулланыла торган эксперименталь методка нигез булып торды. Ул шулай ук Татарстанның 2007-2015 еллардагы Экологик куркынычсызлыгы концепциясен эшләүгә җитәкчелек итте.
Казан Федераль университетының Венера Зиннәтовна 20 ел буена җитәкләгән Кулланма экология кафедрасы Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының төрле тармакларында, республиканың фәнни оешмаларында һәм предприятиеләрнең табигать саклау службаларында эшләүче югары квалификацияле белгечләр әзерләү белән уңышлы шөгыльләнә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары нефть продуктларының агып чыгуын бетерү буенча өйрәнүләрдә катнашты
Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында нефтьнең авария хәлендәге түгелүе вакытында гамәлләрне эшкәртүгә юнәлдерелгән комплекслы өйрәнүләр узды. Комиссия составына ТР Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары керде.
Ел башыннан Министрлыкның Республика иҗтимагый экокабул итү бүлмәсенә 5691 мөрәҗәгать кергән
11 ай эчендә Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 5691 хәбәр килгән. Шулардан 5315 мөрәҗәгать – барлык мөрәҗәгатьләрнең 93,3% хәл ителгән инде.
Үзәк идарә инспекторлары Казанда чүплек урынын ачыклады
Казанның Идел буе районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Үзәк идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозу очракларын теркәделәр.
28
ноябрь, 2025 ел
Җир – безнең йорт! Экологлар мәктәп укучыларына табигатькә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында сөйләделәр
Азнакай шәһәренең 5нче мәктәбендә Ык буе идарәсе инспекторлары тарафыннан 1нче сыйныф укучылары өчен «Җир — безнең йорт» дигән экология дәресе үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз