Казанда «Туган җирем: табигате, мәдәнияте, этносы» конкурсы башланды

2014 елның 2 декабре, сишәмбе
Казан шәһәр мәгариф идарәсе, балаларның Казан экология-биология үзәге белән берлектә, “Туган җирем: табигате, мәдәнияте, этносы” бөтенроссия конкурсының шәһәр этабын үткәрә. Конкурсның максаты – балаларда һәм яшьләрдә табигый һәм мәдәни тирәлеккә бәяле караш, шулай ук Россиядә яшәүче башка этнослар мәдәниятенә толерантлык һәм хөрмәт тәрбияләү. Анда мәгариф йортларында укучы 12 яшьтән 18 яшькә кадәрге, үз туган җиренең табигатен һәм мәдәни мирасын өйрәнү һәм саклау белән кызыксынучы балалар һәм үсмерләр катнаша ала.
Конкурс эшләрен тапшыру формалары:
– өйрәнү-тикшеренү эше – “Гуманитар-экологик тикшеренүләр” номинациясендә;
– маршрут, сукмак тасвиры – “Экология һәм туган якны өйрәнү тасвирлары” номинациясендә;
– публицистик әсәр (мәкалә, эссе, очерк һ.б.ш.) – “Табигатьне һәм мәдәниятне яклау публицистикасы” номинациясендә;
– матди мәдәният әйберләренең фотографияләре (аннотация белән), халык әсәрләрен башкару видеоязмалары (аннотация белән) – “Традицион мәдәният” номинациясендә;
– сәнгать эше (рәсем) һәм сочинение – “Туган җирнең тере шигаре” номинациясендә.
Конкурс эшләре 2014 елның 15 декабренә кадәр кабул ителә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International