Экология министрлыгында Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг буенча федераль служба вәкилләре белән очрашу

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Гидрометео­рология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг буенча федераль служба вәкилләре белән эшлекле очрашу булып узды. Чарада Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов, Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг буенча федераль служба җитәкчесе урынбасары Максим Яковенко, Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг буенча федераль службаның әйләнә-тирәлеккә, поляр һәм диңгез эшләренә мониторинг идарәсе башлыгы Юрий Пешков, “Татарстан Республикасы УГМС” ФДБИ башлыгы Сергей Захаров катнашты. Очрашу кысаларында атмосфера һавасы пычрануга автоматик контроль станциясенең һәм күчмә лабораторияләрнең эше тәкъдим ителде. Росгидромет вәкилләре әйләнә-тирәлекнең торышын күзәтүнең территориаль системасы, шулай ук “Татарстан Республикасының экологик картасы” ДИСның эше белән таныштылар.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International