Чаллыда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре “Технология ЛТД” ҖЧҖнең автоягулык станциясендә нефть продуктларын коюның йомык системасы белән таныштылар. Система мотор ягулыгы парларын резервуарлардан һәм ягулык тарату колонкаларыннан арытаба нефть базасында рекуперацияләү өчен автоцистерналарга җыюдан тора.
2015 ел азагына кадәрге беренче этапта нефть продуктлары белән тәэмин итү субъектлары үз автоягулык станцияләрен программа срокларында җиһазлыйлар. Чаллыда бүгенгәчә мотор ягулыгы парларын тоту системасы белән инде 37 станция җиһазланган
Бу юнәлештәге эшләр ягулык салу комплексы объектларыннан атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруны шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Министрлыкның матбугат хезмәте