Кама буе территориаль идарәсендә шимбә өмәсе

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

18 апрель көнне Чаллы шәһәрендә шимбә өмәсе үткәрелде. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре, Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсе вәкилләре һәм Казан Федераль университеты­ның Чаллы институты студентлары белән бергә, территориаль идарәнең тирә-ягын җыештырдылар. 55 кеше 5 гектар мәйданы чистартты, барлыгы 10 кубометр чүп-чар һәм коры-сары җыеп алынды.

Чара Татарстанда территорияләрне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрү кысаларында оештырылган иде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International