Көньяк-көнчыгыш территориаль округ инспекторлары журналистлар белән бергә Әлмәтнең 11нче Индустриаль зонасына рейд үткәрде

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе

Экологик икеайлык кысаларында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары журналистлар белән бергә Әлмәт шәһәренең 11нче Индустриаль зонасына рейд үткәрде. Рейд барышында берничә бозыш, аерым алганда, рөхсәтсез төзелеш калдыклары (кирпеч ватыклары һәм бетон кисәкләре) чүплеге ачыкланды. Чүплек “Энерговертикаль” һәм “САН” предприятиеләре эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Шул фактлар нигезендә РФ КоАП 8.2 статьясы һәм “Әлмәт шәһәрен һәм Әлмәт муниципаль районын төзекләндерү кагыйдәләрен бозу” ТР КоАП 3.6 статьясы буенча административ эш кузгатылды.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстанның Көньяк-көнчыгыш төбәгендә барлыгы 13 бозыш ачыкланды.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе материаллары буенча

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International