Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре, Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсе вәкилләре белән бергә, “Казан” халыкара аэропортының санитар торышын карады. Чара Татарстанда санитар-экологик икеайлык үткәрү кысаларында оештырылган иде. Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабировның әйтүенчә, аэропорт хезмәткәрләре территорияләрнең чистарту буенча зур эш башкарган, элек ачыкланган барлык кимчелекләр бетерелгән. Аэропорт эшчеләре атнакич саен территорияләрне махсус техника кулланып чистарталар. 2015 елның январенда “Казан” халыкара аэропорты, транспорт инфраструктурасының иң чиста объекты буларак, Клининг компанияләре берлегенең “Чиста Россия” премиясенә лаек булган.
Министрлыкның матбугат хезмәте