Экология министрлыгы командасы волейбол ярышларында катнашты

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

18 апрель көнне Казанның “КАИ-Олимп” спорт комплексында, Татарстан дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында, волейбол ярышларының төркемле этабы үткәрелде. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы командасы икенче төркемдә икенче урынны алып, этапны уңышлы үтте. Киләсе уен 25 апрельдә була.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International