Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Дәүләти экологик күзәтчелек инспекциясе һәм Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Вахитов районына рейд үткәрде. Экологлар Казан елга вокзалының санитар торышын карадылар, анда территория җыештырыла иде. 25 апрельгә кадәр Елга портын чүп-чардан чистарту, бордюрларны, агач кәүсәләрен, коймаларны, эскәмияләрне буяу, юл полотносын өлешчә ремонтлау күздә тотыла.
Казан ш. Вахитов районының Порт урамында Экология министрлыгы инспекторлары рөхсәтсез калдык ташлау урынын ачыклады, территориянең кадастр номеры билгеләнде. Росреестрның Татарстан буенча идарәсе белән бергә шул территориянең иясе ачыклана, бу аны административ җаваплылыкка тарту һәм аңа чүплекне бетерү турында күрсәтмә бирү өчен кирәк.
2015 елның 1 апреленнән алып Татарстанда 1400 рөхсәтсез калдык ташлау урыны ачыкланган.
Министрлыкның матбугат хезмәте