Казан дәүләт энергетика университеты һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты “Яшел стандартларның фәнни мәктәбе” федераль мәгариф программасын тормышка ашырырга кереште.
“Яшел стандартларның фәнни мәктәбе” проекты хәзерге фән һәм мәгариф базасын камилләштерүгә, яшел төзелешне, яшел энергетиканы, яшел финансларны, яшел дипломатияне үстерү өчен уңай шартлар тудыруга юнәлтелгән. Аның бурычлары:
1. Төзелеш һәм күчемсез милек, торак һәм торак-коммуналь хуҗалык, материаллар җитештерү өлкәсен экологияләштерү принципларын, механизмнарын һәм инструментларын популярлаштыру, дәүләти инфраструктура проектларын тормышка ашыру һәм башкалар.
2. Студентларга буКазанда, “Заречье” савыктыру лагерында Яшь геологларның II республика ачык кыр олимпиадасы үткәрелә. Анда Татарстаннан 30 команда, Кырым Республикасы Бакчасарай районы командасы, Казахстан командасы катнаша. Профильле смена кысаларында яшь геологларны кыр тукталышы кору, шлих сынавы, нефть геологиясе нигезләренә өйрәтү курслары күздә тотыла. Олимпиадада катнашучылар минералогияне, палеонтологияне, радиометрияне иң яхшы белү буенча төрле ярышларда һәм конкурсларда катнашачак. Балалар өчен мәдәният чаралары да оештырыла. Олимпиада йомгаклары буенча 2015 елның 30 июленнән 10 августына кадәр Төмән шәһәрендә узачак Яшь геологларның X бөтенроссия ачык кыр олимпиадасында катнашу өчен Татарстанның җыелма командасы төзеләчәк. Яшь геологларның II республика ачык кыр олимпиадасы 14 июльдә тәмамлана.
2015 елның 29 июнендә, Казан шәһәре Авиатөзүчеләр районы территориясенә дәүләти экологик мониторинг үткәргәндә, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Дәүләти экологик күзәтчелек инспекциясе хезмәткәрләре киң таралган файдалы казылманы (төзелеш комын) 15 квадрат метр мәйданда 2 метр тирәнлектән лицензиясез чыгару фактын ачыклады. Чыгару урыны янында үсемлек үскән уңдырышлы туфрак катламы 30 квадрат метрда кубарылган. Бозу урынында төягеч-экскаватор, тәгәрмәчле экскаватор, “Камаз” маркалы 3 үзбушаткыч тоткарланган. Экология министрлыгы инспекторлары, РФ ЭЭМ Казан шәһәр идарәсенең 1нче “Авиатөзүчеләр” полиция бүлеге һәм Татарстан буенча ЭЭМ УБЭП хезмәткәрләре бе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республика яшьләренең 4нче ачык “Саф караш” социаль экологик реклама конкурсы башлану турында белдерде.
Конкурс халыкны әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләрен чишүгә җәлеп итү, яшьләргә экология өлкәсендәге теге я бу проблемага үз карашын белдерү мөмкинлеге бирү максатында үткәрелә. Конкурс эшләрендә Россия Федерациясенең атмосфера һавасын, су һәм җир хәзинәләрен саклау, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү буенча иң көнүзәк экологик проблемаларны чишү идеяләрен, шулай ук яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләрен чагылдырырга кирәк.
Конкурста 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары (аерым авторлар һәм авторлык коллективлары) катнаша ала.
Номинацияләр:
Бүген Татарстанга "Идел" фәнни-сәнәгать экспедициясе килде. Төркемдә танылган фотографлар, сәнәгать осталары, хәтта экологлар да бар. Алар бертуктаусыз Идел елгасы ярларын фото һәм видеога төшерә. Экспедиция вәкилләрен "Фламинго" судносында урнаштырылган лаборатория мөмкинчелекләре белән таныштырдылар. Төшерелгән сурәтләр күргәзмәсе 2016 елда уздырылачак.
22 июнь көнне Татарстанның Биектау районы Макаровка авылында гомуми таралган файдалы казылма булган төзелеш комын 184 кв.м мәйданда 5 м тирәнлектән лицензиясез чыгару факты ачыкланды. Шул ук районда 23 июнь көнне Семиозерка авыл җирлеге территориясендәге карьерда 220 кв.м мәйданда 2 м тирәнлектән ком чыгарырга маташу туктатылды. Россия МВДсының Биектау район бүлеге хезмәткәрләре, Биектау район прокуратурасы белән берлектә, бу бозуларга катнашлы затларны тоткарлау чаралары үткәрде. Махсус техника – “Hyundai” маркалы экскаватор һәм “Амкадор” маркалы фронталь төягеч йолып алынды, хәзерге вакытта алар, ияләрен һәм җинаять кылу хәлләрен ачыклау өчен, штраф стоянкасында тотыла. Бу факт буенча Прокуратура административ эш кузгаткан. Экология министрлыгы хезмәткәрләре әйләнә-тирәлеккә салынган зыянны исәпли.