12 июньдә балыкчыларның һөнәре бәйрәме билгеләп үтелә. Бу көн үз һөнәре балыкчылык белән бәйлеләрне генә түгел, балык тотарга яратучыларны һәм аларның гаиләләрен, балык тотуны спорт, хобби, аерым бер рухи халәт, табигатькә кушылу дип танучыларны да берләштерә. Төрле яшьтәге, төрле һөнәрле кешеләрне, хәттә үз беркайчан кулына кармак алып карамаган кешеләрне дә туганлаштыра.
Татарстан – Идел буе федераль округының иң күп сулы төбәкләреннән берсе, аның территориясендә бик зур Куйбышев, Түбән Кама, Зәй, Карабаш сусаклагычлары, 4 меңләп кече һәм урта елга, 8 меңләп күл бар. Республикабызның кулланыш базарын сыйфатлы балык продуктлары белән туендыруга һәм биологик су ресурсларын нәтиҗәле куллануга безне табигать үзе этәрә. Һөнәри осталык һәм тәҗрибәләрегез сезгә Татарстанның балык хуҗалыгын алга таба үстерергә, илебезнең иң яхшы балыкчылык традицияләрен сакларга булышсын.
Балыкчы көне – бу борынгы һөнәр ияләренең абруен һәм әһәмиятен тану көне дә ул. Коллегаларыгыз һәм дусларыгыз, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз сезне шәхси тормышыгызда да, хезмәтегездә дә һәрчак хөрмәт итсен. Тормышыгызда игелек һәм уңышлар юлдаш булсын, ә су киңлекләре һәм яшәеш давыллары сезне урап үтсен! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, көр күңел, яңа хезмәт уңышлары, уңай җилләр һәм мул табышлар телим!
Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры
Артем Сидоров