Бүген Чаллыда, “Челныводоканал” ҖЧҖ су чистарту станциясендә түбән концентрацияле гипохлорит җитештерүне ачу тантанасы булып узды. Чарада шәһәр хакимияте вәкилләре, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе башлыгы Наил Гарипов, индустрия предприятиеләре, Казан, Санкт-Петербург, Әлмәт, Ижау, Уфа су каналлары белгечләре катнашты.
Проектның максаты: эчә торган суны зарарсызлауның куркынычсызрак һәм нәтиҗәлерәк алымнарын иңдерү, су зарарсызлау системасын сыек хлордан натрий гипохлоритына күчерү. Гипохлорит сыек хлор кебек үк нәтиҗәле, ләкин җитештергәндә һәм саклаганда куркынычсызрак. Су әзерләгәндә натрий гипохлоритын куллану һәм суны ультрамиләүшә белән эшкәртү санитар-эпидемиологик, экологик куркынычсызлыкны тулысынча гарантияли. Гипохлорит төп бактерия төрләрен, ә ультрамиләүшә вирусларны юк итә.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль округы материаллары буенча
Министрлыкның матбугат хезмәте