Бүген Казанда Татарстан эшмәкәрләре республиканың экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров белән очрашты. “Рамада” кунакханәсенең конференцияләр залына республикадагы 60тан артык оешманың бизнес вәкилләре җыелган иде, очрашу “Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү” проекты кысаларында узды. Аның оештыручысы һәм модераторы Татарстан Президентының Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Тимур Ногманов иде. Сорауларның күбесе законнарга кертеләчәк үзгәрешләр турында булды. Артем Сидоровның әйтүенчә, без хәзер яңа экологик законнар, яңа стандартлар формалаша торган күчеш этабында торабыз. Тулаем, барлык бу үзгәрешләр эшмәкәрләрнең хәлен яхшыртуга юнәлтелә. Аерым алганда, бу калдыклар белән эш итүгә, әйләнә-тирәлекне саклауга бәйле законнарга, предприятиеләрне нормалаштыруга һәм категорияләүгә, рөхсәт документларын бирү тәртипләренә кагылачак, тискәре йогынты өчен түләүләрне гадиләштерәчәк.
Эшмәкәрләр шулай ук калдыклар белән, шул исәптән куркынычлы калдыклар белән эш итү, чистарту корылмаларын төзү, җир асты байлыкларыннан файдалануны лицензияләү мәсьәләләре белән кызыксынды.
Бүгенге очрашуны Татарстан Президентының эшмәкәрләр хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Тимур Ногманов “профилактика” дип бәяләде һәм хәзерге вакытта эшмәкәрләрдә экологиягә бәйле кискен сораулар юк, мондый очрашулар аларны арытаба да булдырмаска мөмкинлек бирә, дип белдерде. Артем Сидоров исә бу очрашу соңгысы булмас, бизнес һәм хакимият арасында фикер алышулар дәвам итәр, дип ышануын әйтте. Аның сүзләренә караганда, мондый очрашулар тиешле контактларны һәм бәйләнешләрне җайга салырга булыша.
Министрлыкның матбугат хезмәте