ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 13 апрелендә, Татарстанда санитар-экологик икеайлык үткәрелгән чакта, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре рөхсәт документлары булмаган килеш гомуми таралган файдалы казылмалар чыгару фактын ачыклады. Инспекторлар Менделеевскида яшәүче эшмәкәр Фирдәвес Нуретдиновка карата РФ КоАП 7.3 ст. 1 өлеше буенча, җир асты байлыкларын лицензиясез кулланган өчен беркетмә төзеде. 30 мең сум штраф рәвешендә административ җәза билгеләү турында карар 

“Эхо Москвы” радиостанциясенең бер туры эфиры гражданнарның экология өлкәсендә активлыгын үстерүгә багышланды. “Су тирәлеге” программасы кысаларында Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты үткәрелгән көннәрдә, 2015 елның 30 июленнән 2 августына кадәр “Су Аллеясы” акциясен оештырып үткәрү тикшерелде. Бу көннәрдә исә акция Кырым Республикасында уздырылачак.

Туры эфирда “Россия суы” проекты, “АГТ” коммуникация агентлыгы җитәкчесе Елена Преображенская, Татарстан 

16
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген Казан шәһәренең 7нче гимназиясендә 7-8 класс укучылары өчен калдыклар белән эш итү темасына “Чисталык дәресе” үткәрелде. Аны “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе белән бергә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырды. Дәрестә Татарстан Дәүләт 

15
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында яшьләрнең “Саф караш” ачык республика конкурсының экспертлар советы утырышы булып узды. Анда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры в.б. Рөстәм Камалов, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, “Связьинвестнефтехим” ААҖ директорлар советы рәисе Кәфил Әмиров, “Татарстан” теле-радиокомпаниясенең милли хәбәрләр службасы башлыгы Лия Заһидуллина, “Татарстанда иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге” директоры Анна 
2015 елның 1 сентябреннән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республика хәбәр тарату чараларын активлаштыру, экология тематикасында эшләүче журналистларның һөнәри осталыгын күтәрү максатыннан үткәрә торган “Кеше һәм табигать” еллык республика конкурсына эшләр кабул ителә башлады. Конкурста журналистлар һәм коллективлар, республика
2015 елның 1 сентябреннән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “ЭКОлидер” еллык республика конкурсы башлану турында игълан итте. Конкурс әйләнә-тирәлекне саклау, җәмәгать игътибарын экологик куркынычсызлык проблемаларына юнәлтү, предприятиеләрнең табигать саклау эшчәнлегенә 

14
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль служба җитәкчесе вазифасына билгеләнде. Артем Сидоров Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгын 2010 елның ноябреннән алып җитәкләде. Бу чорда республиканың экологик куркынычсызлыгын тәэмин итүдә яңа сыйфат кимәленә ирешелде:

– экологик мониторинг системасының төбәк тармагы үстерелде, Татарстан территориясендә әйләнә-тирәлек компонентларының сыйфаты турында белешмәләрне халыкка җиткерү тәэмин ителде;

– экологик күзәтчелек көчәйтелде, Татарстанның әйләнә-тирәлеген саклау буенча дәүләт инспекторларының статусы күтәрелде, җир асты байлыкларын рациональ куллану, калдыклар 

Табигать саклау законнарын бозуга каршылыкның нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы 2015 елның 1 августыннан закон бозу фактлары турында конкрет бозуны яки транспорт чарасын теркәп белешмә бирүче гражданнарны матди кызыксындыра башлый. Җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлау яки законсыз рәвештә карьер казу (гомуми таралган файдалы казылмаларны лицензиясез чыгару) фактларын теркәүдә ярдәм иткән граждан 1000 (бер мең) сум алачак. Бу системаны кертү төп көчләрне теге я бу хокук бозуны кылган затларны ачыклауга һәм җәзага тартуга юнәлтергә мөмкинлек бирә.

Түләү Татарстан Республикасының бюджет чаралары исәбенә, “2014-2020 елларда ТРда әйләнә-тирәлекне саклау


11
сентябрь, 2015 ел
җомга
Бүген Елизавета Гурьевна Ласточкина исемендәге I-II төрдәге Казан коррекцион гомуми белем бирү интернат-мәктәбе укучылары өчен “Игелек визиты” дигән экологик агарту чарасы үткәрелде. Чара Татарстанда “Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” дигән иреклеләр акциясе кысаларында узды. Аны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының әйдәүче белгече Елена Гыйльмеҗанова үткәрде. Ул укучыларга министрлыкның Татарстанда яшьләрнең экологик хәрәкәтен үстерүгә юнәлтелгән эшчәнлеге, шулай ук табигать саклау акцияләре һәм тормышка ашырыла торган экологик белем бирү проектлары турында сөйләде, Экология министрлыгы 

Татарстанда автоягулык станцияләрен мотор ягулыгы парларын тоту системасы белән җиһазлау дәвам итә. Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре Казанның ТЭЦ ур. 211Б адресында урнашкан “Эко-ном” станциясенә куелган шундый бер система белән танышты.

2015 ел азагына кадәр булган беренче этапта нефть продуктлары белән тәэмин итү субъектлары 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International