Татарстан экология министры Артем Сидоров Россия Табигать күзәтчелеге җитәкчесе итеп билгеләнде

2015 елның 14 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль служба җитәкчесе вазифасына билгеләнде. Артем Сидоров Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгын 2010 елның ноябреннән алып җитәкләде. Бу чорда республиканың экологик куркынычсызлыгын тәэмин итүдә яңа сыйфат кимәленә ирешелде:

– экологик мониторинг системасының төбәк тармагы үстерелде, Татарстан территориясендә әйләнә-тирәлек компонентларының сыйфаты турында белешмәләрне халыкка җиткерү тәэмин ителде;

– экологик күзәтчелек көчәйтелде, Татарстанның әйләнә-тирәлеген саклау буенча дәүләт инспекторларының статусы күтәрелде, җир асты байлыкларын рациональ куллану, калдыклар белән эш итү, атмосфера һавасын һәм су объектларын саклау өлкәләрендә хокук бозулар саны киметелде;

– экологик хокук бозулар өчен җаваплылыкны көчәйтүгә юнәлтелгән, федераль һәм республика кимәлендәге закон чыгару инициативалары эшләнеп, кабул итүгә җиткерелде;

– табигать саклау буенча җәмәгать инспекторлары институтын аякка бастыру һәм үстерү процессы башланды, “Халык контроле” һәм “Халык инспекторы” кебек берничә гражданлык экологик контроле механизмы тормышка ашырылды;

– Татарстанның әйләнә-тирәлеген саклауга һәм табигатеннән бәрәкәтле файдалануга, сулыкларга тискәре йогынтыны киметүгә, атмосфера һавасының һәм су ресурсларының сыйфатын яхшыртуга, җитештерү һәм куллану калдыкларының тискәре йогынтысын киметүгә юнәлтелгән берничә киң күләмле дәүләт программасы, шул исәптән Россиядә иң эре нефть химиясе индустриясе үзәге булган Түбән Кама индустриаль узелының экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү программасы тормышка ашырылды;

– төзелешкә “яшел” стандартлар нигезләре кертелеп, Россия өчен яңа типтагы уникаль, тотрыклы экологияле, заманча торак һәм югары технологияле җитештерү инфраструктурасы булган Иннополис шәһәрен төзү федераль проектын тормышка ашырганда уңышлы сынап каралды;

– Татарстан халкын экологик тәрбияләү һәм агарту системасына яңа формалар иңдерелде, республиканың “ЧистаБулыр!” иреклеләр экологик хәрәкәте, яшьләрнең “Саф караш” ачык социаль-экологик реклама конкурсы  кебек проектлар уңышлы тормышка ашырыла;

– Казанда 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы һәм 2015 елда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын әзерләү һәм үткәрү чорында оештыру-техник чаралар экологик яктан тәэмин ителде.

Вазифа эшчәнлеге чорында уңышлы хезмәт иткәне өчен Артем Сидоров ТР буенча РФ МВДның “Хезмәт уңышлары өчен” III дәрәҗә медале, ТР буенча РФ МВДның “Бурычка тугрылык өчен” күкрәк билгесе, “Казанның 1000 еллыгы” медале, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты, Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының “Хезмәт уңышлары өчен” мактау билгесе, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының “Коткару хакына хезмәттәшлек өчен” медале, Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International