Бүген Казан шәһәренең 7нче гимназиясендә 7-8 класс укучылары өчен калдыклар белән эш итү темасына “Чисталык дәресе” үткәрелде. Аны “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе белән бергә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырды. Дәрестә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова һәм Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары, табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов чыгыш ясады. Алар укучыларга калдыклар белән комплекслы эш итү, җитештерү һәм куллану калдыкларының куркынычлыгы, калдыклар проблемасын хәл итү юллары, яшьләрнең “Саф караш” ачык социаль-экологик реклама конкурсы, “Мәктәп эко-патруле” республика тармак-ара конкурсы һәм башка чаралар турында сөйләделәр. Акция азагында укучылар һәм кунаклар мәктәп каршында күк чыршы аллеясын утыртты.
Чараның максаты – яшь буынга экологик белемнәр иңдерү, табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш тәрбияләү, экологик үзаң формалаштыру, Татарстанда өзлексез экологик белем һәм тәрбия бирү системасын арытаба үстерү.
Министрлыкның матбугат хезмәте