Татарстанда «Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» бара

2015 елның 11 сентябре, җомга
Бүген Елизавета Гурьевна Ласточкина исемендәге I-II төрдәге Казан коррекцион гомуми белем бирү интернат-мәктәбе укучылары өчен “Игелек визиты” дигән экологик агарту чарасы үткәрелде. Чара Татарстанда “Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” дигән иреклеләр акциясе кысаларында узды. Аны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының әйдәүче белгече Елена Гыйльмеҗанова үткәрде. Ул укучыларга министрлыкның Татарстанда яшьләрнең экологик хәрәкәтен үстерүгә юнәлтелгән эшчәнлеге, шулай ук табигать саклау акцияләре һәм тормышка ашырыла торган экологик белем бирү проектлары турында сөйләде, Экология министрлыгы исеменнән тематик әдәбият бүләк итте.

Чара җирле җәмгыятьнең социаль проблемаларын чишүнең мөһим ресурсы буларак игелекле эшләр кылу идеясен иңдерү, халыкның гражданлык активлыгын күтәрү максатыннан үткәрелде.

“Президент белән бергә” җәмәгать оешмасы башлангычы белән оештырылган “Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” акциясе 14 сентябрьгә кадәр үткәрелә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International