Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында яшьләрнең “Саф караш” ачык республика конкурсының экспертлар советы утырышы булып узды. Анда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры в.б. Рөстәм Камалов, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, “Связьинвестнефтехим” ААҖ директорлар советы рәисе Кәфил Әмиров, “Татарстан” теле-радиокомпаниясенең милли хәбәрләр службасы башлыгы Лия Заһидуллина, “Татарстанда иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге” директоры Анна Синеглазова катнашты. Жюри әгъзалары “Саф караш” конкурсына бирелгән иң яхшы эшләрне сайлаган иде. Быел конкурска Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән меңнән артык эш бирелгән. Алар белән http://чистыйвзгляд.рф/ сайтының “Эшләр” бүлегендә танышырга мөмкин.
Яшьләрнең 4нче “Саф караш” ачык республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2015 елның 28 сентябрендә югары технологияләр шәһәре “Иннополис”та үткәрелә.
“Саф караш” конкурсын Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы дүртенче тапкыр үткәрә. “Саф караш” – яшьләргә әйләнә-тирәлекне саклау буенча үз карашын белдерү, аларны чишү юлларын тәкъдим итү, җәмәгать игътибарын экологик куркынычсызлык, табигатьтән бәрәкәтле файдалану һәм биологик төрлелекне саклау проблемаларына җәлеп итү мөмкинлеге ул.
Министрлыкның матбугат хезмәте