Менделеевскида яшәүче табигать законнарын бозганы өчен өч тәүлеккә хөкем ителде

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

2015 елның 13 апрелендә, Татарстанда санитар-экологик икеайлык үткәрелгән чакта, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре рөхсәт документлары булмаган килеш гомуми таралган файдалы казылмалар чыгару фактын ачыклады. Инспекторлар Менделеевскида яшәүче эшмәкәр Фирдәвес Нуретдиновка карата РФ КоАП 7.3 ст. 1 өлеше буенча, җир асты байлыкларын лицензиясез кулланган өчен беркетмә төзеде. 30 мең сум штраф рәвешендә административ җәза билгеләү турында карар чыгарылды, ләкин бозучы ул штрафны билгеләнгән срокта түләмәде. Шул фактка карата РФ КоАП 20.25 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Суд утырышында эшмәкәр үз гаебен таныды. Аннан тыш, аның гаебе административ эш материаллары белән дә тулысынча раслана. Суд эшмәкәрне административ хокук бозуда гаепле дип тапты һәм аңа 3 тәүлек административ арест рәвешендә җәза билгеләде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International