2015 елның 1 августыннан табигать саклау законнарын бозу турында белешмә бирүче гражданнарны матди кызыксындыру башлана

2015 елның 14 сентябре, дүшәмбе

Табигать саклау законнарын бозуга каршылыкның нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы 2015 елның 1 августыннан закон бозу фактлары турында конкрет бозуны яки транспорт чарасын теркәп белешмә бирүче гражданнарны матди кызыксындыра башлый. Җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлау яки законсыз рәвештә карьер казу (гомуми таралган файдалы казылмаларны лицензиясез чыгару) фактларын теркәүдә ярдәм иткән граждан 1000 (бер мең) сум алачак. Бу системаны кертү төп көчләрне теге я бу хокук бозуны кылган затларны ачыклауга һәм җәзага тартуга юнәлтергә мөмкинлек бирә.

Түләү Татарстан Республикасының бюджет чаралары исәбенә, “2014-2020 елларда ТРда әйләнә-тирәлекне саклау, табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм куллану” дәүләт программасы кысаларында, Министрлыкка билгеләнгән чаралар чикләрендә башкарылачак.

Хокук бозуларны теркәүдә ярдәм итү хокук бозу фактының видеоязмасы һәм фотосүрәтләре кушымталанган хәбәрне eco.signal@tatar.ru электрон почта адресына, Министрлыкның http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm интернет кабулиятенә җибәрү яисә үзең килеп тапшыру юлы белән башкарыла.

Министрлыкка мөрәҗәгать итүче фамилиясен, исемен, атасының исемен, почта адресын, мобиль телефон номерын күрсәтергә һәм тиешле видео яки фотосүрәтләрне тапшырырга тиеш.

Видеоязмага, фотосүрәтләргә таләпләр

Видеоязмада, фотосүрәтләрдә теркәлгән булырга тиеш:

– табигать саклау законнарын бозу мизгеле;

– бозучыны таныта торган бер дәлил (автотранспорт чарасының укылышлы дәүләти теркәү билгесе, бозучы турында шәхси белешмәләр хәбәр иткәндә шул кешенең сүрәте);

– видеоязма, фотосүрәтләр төшерүнең көне һәм вакыты.

Гариза бирүгә таләпләр һәм түләү тәртибе турында җентекле белешмәләр Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының eco.tatarstan.ru сайтының Дәүләти экологик күзәтчелек бүлегендә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International