“Эхо Москвы” радиостанциясенең бер туры эфиры гражданнарның экология өлкәсендә активлыгын үстерүгә багышланды. “Су тирәлеге” программасы кысаларында Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты үткәрелгән көннәрдә, 2015 елның 30 июленнән 2 августына кадәр “Су Аллеясы” акциясен оештырып үткәрү тикшерелде. Бу көннәрдә исә акция Кырым Республикасында уздырылачак.
Туры эфирда “Россия суы” проекты, “АГТ” коммуникация агентлыгы җитәкчесе Елена Преображенская, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры в.б. Рөстәм Камалов, Кырым Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Геннадий Нараев, “Су хуҗалыгы комплексын үстерү информацион-аналитик үзәге”нең җәмәгатьчелек һәм хәбәр чаралары белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы Илья Разбаш катнашты. Радиотапшыруның язмасын http://echo.msk.ru/sounds/1622914.html юнәлтмәсе буенча кереп тыңларга мөмкин.
Министрлыкның матбугат хезмәте