Экология белән кызыксынучылар “Яшьләр Мәскәү табигате яклы” программасы кысаларында үткәрелә торган әйләнә-тирәлекне саклау буенча өйрәнү-тикшеренү проектлары конкурсында катнашырга чакырыла. Чара яшьләрне экологик проблемаларны чишүгә, фәнни һәм практик табигать саклау эшләренә җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Конкурс эшләренең номинацияләре:
– экологик проблемаларны
“Камада су күтәрелгән саен ярлар җимерелә, йортларыбыз өчен куркабыз” – дип борчыла Лаеш районы Макаровка авылында яшәүчеләр. Тик быел яз көне су биек күтәрелүгә карамастан, ярлар җимерелми сакланган. Җирле хакимият мәсьәләне борынгыча чишкән – беркөнне ару гына эшләп алып, иң нык җимерелә торган 50 метр яр буен фашина белән ныгыткан.
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, Макаровкада яр буйларын карап
30 сентябрьдә “Корстон” комплексында, Казан Архитектура сәнгате мәктәбенең 50 еллыгына багышлап, “Җәмәгать биналарының архитектурасы һәм инженерлык системалары” (MES-2016) дигән X халыкара фәнни-гамәли юбилей конференциясе үткәрелә. Аның юнәлешләре:
– биналар һәм архитектура ансамбльләре проектлауның концепция һәм принциплары;
– инженерлык технологияләре һәм материаллар;
– белешмә технологияләре.
Инженерлык технологияләре һәм материаллар юнәлеше экология, инновацион төзелеш материаллары, су бүлү / су бирү, энергия бирү, климат җиһазларында инновацион технологияләр, диагностика һәм савыктыруның
Россия Федерациясе Кызыл Китабын алып баруның яңа тәртибе 2016 елның маенда Россия Табигать министрлыгы боерыгы белән расланган, шуннан соң ул Россия Юстиция министрлыгына теркәүгә җибәрелгән иде, – диелгән Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының рәсми сайтында.
Документ хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы объектларын РФ Кызыл Китабына кертү өчен сайлау механизмын һәм тәртибен үзгәртүне күздә тота. РФ субъектлары кимәлендә дә, федераль органнар (Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Балыкчылыгы, Россия Урман хуҗалыгы, Россия Табигать күзәтчелеге) кимәлендә дә хакимият органнарының җаваплылыгын арттыра.
РФ Кызыл Китабын алып баруга хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы объектларын билгеләнгән тәртиптә аңа кертү (я аннан чыгару), хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы объектларының дәүләт исәбен әзерләү һәм алып бару, шул исәптән хәзерге торыш һәм аның үзгәреш тенденцияләре турында фәнни белешмәләрне җыю һәм анализлау керә.
Документ шулай ук РФ Кызыл Китабына кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы объектларын саклау һәм яңадан торгызу
Республика һәм шәһәр көннәре алдыннан, 27 августта Казанның “Кырлай” паркында экологик фестиваль үткәрелә. Анда конкурслар, чүп-чарны аерым җыю, калдыклардан һәм балчыктан әйберләр, эко-сумкалар, чәчәк композицияләре ясау буенча мастер-класслар оештырылачак. Граффити рәссамнары чүп контейнерларын үзенчәлекле бизәүдә ярышачак. Чараның максаты –
Быел законсыз казылма чыгарган өчен 3 җинаять эше ачылды. Бозучылар РФ ҖК 171 ст. 1 ө. (“Эшмәкәрлек белән лицензия мәҗбүри булган очракларда теркәлүсез я лицензиясез шөгыльләнү, әгәр бу эшмәкәрлек гражданнарга, оешмаларга я дәүләткә зур зыян салса яисә зур күләмдә керем алуга бәйле булса”) буенча җавапка тартылды. Җинаять эшләре буенча зыянның тулай суммасы – 6 568 698 сум.
Татарстан Экология һәм
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына Петровский бистәсендә яшәүчеләр якындагы урманнан сасы ис килү турында хәбәр иткән иде. Тиз арада шунда Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе инспекторлары юнәлде. Баштагы версия буенча, пычрак су ерак түгел урнашкан кунакханәнең юынты коесыннан агызылган. 2500 кв.метр җир пычранган
Билгеле булганча, “Крутушка” санаторие базасында, 10 августка кадәр, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә яшьләрнең “ЧистаБулыр” экологик хәрәкәте оештырган “Экосукмак” исемле экологик балалар лагеры эшли. Анда ял итүчеләр бүген Аккош күле территориясен җыештыру акциясе үткәрде. Чарада төрле районнардан килгән 30дан артык кеше катнашты. Нәтиҗәдә 20 капчык чүп-чар җыелды. Иң активларга “Татарстан Республикасының
Көньяк-көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары Норлат районындагы “Траст Металл” ҖЧҖ металл базасы территориясендә металл ватыкларын туфракта өю һәм нефть продуктлары түгү фактларын ачыклады. 96 кубометр кара металл калдыклары 1458 кв.м мәйданда өелгән. Нефть продуктлары белән туфрак 8.75 кв.м мәйданда пычратылган. Аннан тыш, база территориясендә җир асты суларын законсыз чыгару ачыкланды. Шул фактлар буенча территориаль идарә инспекторлары “Траст Металл” ҖЧҖ юридик затына карата РФ КоАП 8.6 ст. 2 ө. (“Туфракның уңдырышлы катламын юк итү, шулай ук җирләрне пестицидлар
Кама буе территориаль идарәсе экологлары Чаллының 66нчы “Веселые нотки” балалар бакчасында экологик чара – мастер-класс үткәрде. Аналитик контроль инспекциясенең башкаручы белгече Екатерина Леснова күчмә лаборатория, атмосферага зарарлы матдәләр чыгаруга контроль турында