Россия Юстиция министрлыгында РФ Кызыл Китабын алып баруның яңа тәртибе теркәлде

2016 елның 12 августы, җомга

Россия Федерациясе Кызыл Китабын алып баруның яңа тәртибе 2016 елның маенда Россия Табигать министрлыгы боерыгы белән расланган, шуннан соң ул Россия Юстиция министрлыгына теркәүгә җибәрелгән иде, – диелгән Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының рәсми сайтында.

Документ хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы объектларын РФ Кызыл Китабына кертү өчен сайлау механизмын һәм тәртибен үзгәртүне күздә тота. РФ субъектлары кимәлендә дә, федераль органнар (Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Балыкчылыгы, Россия Урман хуҗалыгы, Россия Табигать күзәтчелеге) кимәлендә дә хакимият органна­рының җаваплылыгын арттыра.

РФ Кызыл Китабын алып баруга хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы объектларын билгеләнгән тәртиптә аңа кертү (я аннан чыгару), хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы объектларының дәүләт исәбен әзерләү һәм алып бару, шул исәптән хәзерге торыш һәм аның үзгәреш тенденцияләре турында фәнни белешмәләрне җыю һәм анализлау керә.

Документ шулай ук РФ Кызыл Китабына кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы объектларын саклау һәм яңадан торгызу буенча махсус чаралар әзерләүне һәм тормышка ашыруны регламентлый.

Аннан тыш, Кызыл Китапны алып баруга хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы объект­ла­рына дәүләти мониторингны оештыру һәм алып бару, РФ Кызыл Китабына кертелгән хай­ваннар һәм үсемлекләр дөньясы объектларының дәүләти кадастрын әзерләү һәм алып бару керә.

Белешмә

РФ Кызыл Китабы РФ территориясендә (акваториясендә), континенталь шельфында һәм хосусый экономик зонасында яшәүче (үсүче) кыргый хайваннарның, үсемлекләрнең һәм гөмбәләрнең сирәк һәм юкка чыгу куркыныч янаган төрләрен (төрчәләрен, популяцияләрен) саклауны һәм яңадан торгызуны тәэмин итү максатыннан төрләрнең торышы, таралышы, Халыкара табигать саклау берлеге шкаласы буенча сирәклек статусы һәм юкка чыгу куркынычы статусы турында белешмәләр җыелмасын үз эченә алган рәсми документ булып тора.

Россия Табигать министрлыгының “Россия Федерациясе Кызыл Китабын алып бару тәртибен раслау турындагы” 23.05.2016 ел № 306 боерыгы Россия Федерациясе Хөкү­мәтенең “Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экологик министрлыгы турын­дагы положениены раслау турындагы һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларын үзгәртү һәм үз көчен югалткан дип тану турындагы” 11.11.2015 ел № 1219 карарының 3 пунктын үтәү йөзеннән чыгарылган. (Россия Федерациясе закон чыгару җыентыгы, 2015, № 47, 6586 б.; 2016, № 2, 325 б., 3811 б.).

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International