16 августта Зөя утравыннан Зөя һәм Идел елгалары буйлап байдаркаларда йөзеш башланып киткән иде. Рус географик җәмгыятенең региональ яшьләр төркеменнән булган 12 кеше биш көн буе суның
Татарстан башкаласында бүген Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының 2018 елгы бөтендөнья футбол чемпионатын экологик тәэмин итү буенча күчмә утырышы үткәрелде. Делегатлар “Рубин” футбол клубы базасының экологик торышын, ТР буенча УГМС идарәсенең Лаврентьев урамындагы атмосфера һавасына күзәтчелек постын, Казан-Арена стадионын карады.
“Мин Казанда беренче тапкыр түгел, монда Универсиадага әзерлек башланганнан бирле килеп йөрим. Объектлар таныш. Әйтергә кирәк, узган вакыт эчендә барысы да яхшы сакланган, кулланырга яраклы. Иң мөһиме – буш тормыйлар. 2018 елда без Бөтендөнья футбол чемпионатын, ә тагын бер елдан Конфедерацияләр кубогын уздырабыз, һәм әлбәттә, уңышның бер өлешен экологик күзәтчелекне тиешенчә оештыру, министрлыкны техник җиһазлау, стационар постлар, күчмә лабораторияләр
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләрен Су спорты төрләре буенча 2015 елгы дөнья чемпионатын үткәрү көннәрендә экологик куркынычсызлыкны тәэмин иткән өчен бүләкләү тантанасы булып узды. Тантанада Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев катнашты.
Алексей Песошкин, залдагыларга дәшеп: “Бүген без сезгә күмәк көч белән Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатларының иң яхшы берсен үткәргән өчен рәхмәт әйтергә җыелдык. Һәркайсыбыз үз эшен төгәл һәм ышанычлы башкарды. Сезнең аркада уңайлы шартлар һәм экологик куркынычсызлык тәэмин ителде. Татарстанда 2013 елгы Универсиада, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты кебек эре спорт чараларын үткәрү, арытаба да күп кенә чаралар ниятләнү тагын бер кат шуны исбатлый, – экологлар дөрес юнәлештә бара”, – диде һәм коллегаларына
2016 елның 23-25 ноябрендә Казанда VII “Чиста су. Казан” махсус күргәзмәсе һәм конгрессы үткәрелә. Бу ике чараның бергә үткәрелүе алдынгы технологияләр күрсәтүне су хуҗалыгы тармагы алдында торган проблемалар турында фикер алышу белән берләште- рергә мөмкинлек бирәчәк. Киң колачлы программага түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, семинарлар, презентацияләр һәм башкалар кертелгән. Күргәзмәдә катнашучы предприятиеләр су ресурсларын яңадан торгызу һәм саклау, коммуналь һәм индустриаль су бирү, юынты суларны чистарту һ.б. буенча бик күп җиһазлар һәм хезмәт күрсәтүләр тәкъдим итәчәк.
Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Санкт-Петербургта Балалар экология үзәген карады. Ул заманча оешмада ел әйләнәсенә табигать саклау
Бүген Казан балалар тимер юлында “Ата-ана каравыннан тыш калган балаларны гаиләләргә урнаштырырга булышу, Казандагы алмашчы гаиләләрне әзерләү һәм юнәлтү үзәге”ндә асралучы балалар өчен экологик дәрес үткәрелде.
“Чараны Экология министрлыгы ярдәмендә, “Россия экологиясе” партия проекты кысаларында, балаларда табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә сак караш тәрбияләү максатларында “Бердәм Россия” партиясе инде икенче елын үткәрә, – дип белдерде экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы Дамир Вәлиуллин. – 20ләп бала, ата-аналары белән бергә, Яшьләр станциясеннән Зөбәрҗәт күлгә кадәр поездда йөреп кайтты. Мавыктыргыч йөреш вакытында Шәһәр экология-биология үзәге укытучысы Андрей Шкуро балалар өчен Су саклау зоналары елына багышланган конкурслар, викториналар, мастер-класслар
Чаллыда яшәүче берничә кеше Кама буе территориаль идарәсенә Яңа шәһәрдә, ЗЯБта, ГЭСта, Сидоровкада, шулай ук Алабугада һавадан начар ис килү турында шикаять иткән иде. Шуларга нигезләнеп, идарә белгечләре начар иснең сәбәпләрен ачыклау буенча планнан тыш чаралар үткәрде, Яңа шәһәрдә, ГЭСта, Алабугада урнашкан атмосфера пычрануга автоматик контроль
26-28 октябрьдә Мәскәүдә Геологларның VIII бөтенроссия съезды уздырыла. Төп бурычлары – җир асты байлыкларын геологик өйрәнү һәм куллану проблемаларын тикшерү, тармакның гамәлдә булган кагыйдәләрен дөресләү һәм яңа стратегик алымнар әзерләү. Чарада геология белгечләре, җир асты байлыкларын кулланучылар, академик фән һәм тармак фәне, предприятиеләре
Экология министрлыгына “Зәй балык хуҗалыгы” ҖЧҖендә балыклар күпләп үлү турында хәбәр кергән иде. Моның сәбәбе ачыклау өчен Кама Аръягы территориаль идарәсе белгечләре Зәй сусаклагычыннан
7 октябрьдә Мәскәү хөкүмәтенең “С” утырышлар залында (Яңа Арбат ур. 36 й) федераль хакимият органнарының, Россия Федерациясе субъектларының хакимият органнарының һәм бизнесның калдыклар белән эш итү өлкәсендә бәйләнешләрен координацияләү буенча дүртенче төбәк-ара түгәрәк өстәл үткәрелә, – дип хәбәр итә Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте.
Чараның көн тәртибендә – калдыклар белән эш итүнең төрле аспектларын җайлау, шул исәптән җитештерүчеләрнең җаваплылыгын күтәрү һәм әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясаучы объектларның дәүләти реестрын төзү; каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасын кору; калдыкларны