Норлат районында туфракка калдыклар ташланган

2016 елның 9 августы, сишәмбе

Көньяк-көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары Норлат районындагы “Траст Металл” ҖЧҖ металл базасы территориясендә металл ватыкларын туфракта өю һәм нефть продуктлары түгү фактларын ачыклады. 96 кубометр кара металл калдыклары 1458 кв.м мәйданда өелгән. Нефть продуктлары белән туфрак 8.75 кв.м  мәйданда пычратыл­ган. Аннан тыш, база территориясендә җир асты суларын законсыз чыгару ачыкланды. Шул фактлар буенча территориаль идарә инспекторлары “Траст Металл” ҖЧҖ юридик затына карата РФ КоАП 8.6 ст. 2 ө. (“Туфракның уңдырышлы катламын юк итү, шулай ук җирләрне пестицидлар һәм агрохимикатлар я кешеләр саулыгына һәм әйләнә-тирәлеккә куркынычлы бүтән матдәләр, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагый­дәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә бозу”), РФ КоАП 8.2 ст. (“Җитештерү һәм куллану калдык­лары, озон катламын җимерүче матдәләр һәм бүтән куркынычлы матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү”), РФ КоАП 7.3 ст. 1 ө. (“Җир асты байлыкларын лицензиясез куллану”), РФ КоАП 8.6 ст. 2 ө., РФ КоАП 8.2 ст. буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International