Яшь экологлар Аккош күле буен җыештырды

2016 елның 9 августы, сишәмбе

Билгеле булганча, “Крутушка” санаторие базасында, 10 августка кадәр, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә яшьләрнең “ЧистаБулыр” экологик хәрәкәте оештырган “Экосукмак” исемле экологик балалар лагеры эшли. Анда ял итүчеләр бүген Аккош күле территориясен җыештыру акциясе үткәрде. Чарада төрле районнардан килгән 30дан артык кеше катнашты. Нәтиҗәдә 20 капчык чүп-чар җыелды. Иң активларга “Татарстан Республикасының төрле яшел почмаклары буенча экологик гид” бүләк ителде. (Ул басманың электрон схемасы белән танышу өчен юнәлтмә: http://eco.tatarstan.ru/file/old/news/Karman_spravochnik_web_spread.pdf.)

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International