Чаллы экологлары «Веселые нотки» балалар бакчасында шөгыль үткәрде

2016 елның 9 августы, сишәмбе

Кама буе территориаль идарәсе экологлары Чаллының 66нчы “Веселые нотки” балалар бакчасында экологик чара – мастер-класс үткәрде. Аналитик контроль инспекциясенең башкаручы белгече Екатерина Леснова күчмә лаборатория, атмосферага зарарлы матдәләр чыгаруга контроль турында сөйләде.

“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү проблемасы яңа нәрсә түгел, теориясе практикасы яхшы өйрәнелгән, ләкин бу аның әһәмиятен киметми. Балалар бакчасы тирәсендәге табигать танып-белү сәләтен үстерү, әхлакый-эстетик тәрбия бирү өчен көчле стимул булып тора”, – диләр белгечләр.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International